Башкортстанда 4 бала хлор белән агуланган. Алар бассейнга кергәннән соң авырый башлаган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Нәни пациентлар реанимациядә булган, икенче көнне аларны педиатрия бүлегенә күчергәннәр.
Хәзер балаларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аларны өйләренә кайтарып җибәрергә әзерләнәләр, дип сөйләгән сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин.