news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңавыл юлында 1 кеше үлә, 5 кеше имгәнә, 8 яшьлек баланың гомере өчен табиблар көрәшә

news_top
Яңавыл юлында 1 кеше үлә, 5 кеше имгәнә, 8 яшьлек баланың гомере өчен табиблар көрәшә
Фото: Башкортстан ЮХИДИ видеосыннан стоп-кадр

12 июльгә каршы төндә Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә авариядә 5 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган. Республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, Нефтекама – Яңавыл трассасында «ВАЗ-2115» машинасы рулендәге 48 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм «Лада Приора» машинасына бәрелгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

«ВАЗ-2115» йөртүчесе, табиблар килгәнче, урында үлә. Башка зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин сүзләренчә, аларның берсе бик авыр хәлдә, өчесе уртача авыр хәлдә.

Машиналарның берсендә 8 яшьлек бала да булган. Хәзер табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Аны алга таба дәвалау өчен, Нефтекама хастаханәсенә Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар