Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңавыл шәһәрендә җырчы егет анасы белән бергә һәлак булган

news_top_970_100

25 февральдә Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә шәхси йортта 69 яшьлек хатын-кыз һәм 26 яшьлек ир-ат мәете табыла. Аларда көнкүреш газы исе белән агуланып үлү билгеләре була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, алар әниле-уллы булып чыккан. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Электрогазета» белешмәсе буенча, мәрхүм егет – рэп-музыкант Александр Капитанов (псевдоним «Kapitan») һәм аның анасы Алевтина. «Kapitan» үзе җырлар яза, башкара, берничә сингл яздырган.

Капитановлар 2 көн элемтәгә чыкмагач, ишекләрне дә ачмагач, туганнары чаң суга башлый. Аларның ишегалдында газ һәм төтен исе була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре ишекләрне ватып ача. Өйдә әниле-уллы 2 мәет табыла.

Аларны 27 февральдә Яңавылда җирлиләр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100