Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Янәсе, «сбой» киткән»: шагыйрә Гөлинә Шәйхи банк хезмәткәрләрен ду китергән

news_top_970_100
«Янәсе, «сбой» киткән»: шагыйрә Гөлинә Шәйхи банк хезмәткәрләрен ду китергән
Фото Гөлинә Шәйхинең шәхси архивыннан

Шагыйрә Гөлинә Шәйхи банкта килеп чыккан бер хәл турында сөйләгән. Кемгәдер файдалы мәгълүмат яки сабак булсын өчен бу әйберне сөйләргә булдым, дип, язылучылары белән дә уртаклашкан.

«Күптән түгел генә минем «Сбербанк»ка 2700 сум тирәсе акча бирәсем булуы ачыкланды. Бу хакта миңа алардан хат килде. 2700 сум акчаны кереп түләдем. Сезнең тагын 160 меңне (күпмедер) акча түлисегез бар, диләр. «Нинди акча түлисем булсын сезгә, бөтен кредитымны түләп бетердем, яңадан карагыз», – дим. Яңадан карадылар да: «Әйе, түлисегез юк», – диләр. Мин шикләндем дә: «Сезнең банкта минем бернинди кредит юк, барысы да «по нулям» дигән белешмә бирегез», – дидем. Аллаһның рәхмәте, башым эшләп, шул белешмәне сораганмын. Миңа пичәт сугылган белешмә бирделәр. Мин бу документны алып кайтып киттем.

2 көн дә узмады, миңа банктан шалтырата башладылар. Түләүләрегез бар, кайчан түләп бетерергә җыенасыз, диләр. «900»дән көненә 40 тапкыр шалтыраталар. Мин яңадан банкка кердем. «Сезнең банкка түләүләрем юк», – дим. Анда эшләүче хезмәткәр: «Әйдәгез, мин сезнең түләүләрне карый торам, ә сез миңа шигырь укый торыгыз әле, мин сезне тавыштан таныдым», – ди. Күңелгә рәхәт булды, шул мизгел генә мине тынычландырды бераз, чөнки бик ярсып барган идем. Мине җитәкчеләре янына керттеләр. Миндә белешмә бар, бернинди түләвем юк, дип аңлатам. Аннан без Мәскәүгә шикаять яздык. Банктан чыктым гына – миңа шалтыраталар. Банкта булган әҗәтне түләп бетергәнсез, сезнең 6 мең сум тирәсе процентлар калган, 6 меңне тиз арада түләргә тиешсез, диләр. Мин, тиеш түгел, минем кулда белешмә бар, дим. Үз сүземдә торам.

Икенче көнне тагын банкка бардым, анда тагын шул ук хәл. Шуннан икенче тапкыр Мәскәүгә яздык. Түләргә тиеш, дигән җавап килде. Хезмәткәрләр үзләре яза, белешмә бирелгән, дип аңлаталар. 100 сум әҗәт булса да, ул белешмәне бирә алмыйлар. Миңа тагын шалтыраталар. Өченче тапкыр шикаять яздык. Хәзер хәл итмәсәк, суд аша хәл итәбез, дидем.

Шуннан соң миңа «900»дән шалтыратып гафу үтенделәр. Аларның компьютерында, янәсе, «сбой» киткән. Ничек шулай булуын мин әле дә аңламыйм. Безнең банкта бернинди әҗәтегез дә юк, дип шалтыратып әйттеләр, аннан соң хаты да килде. «Сезгә белешмәләр кирәк буламы?» – диләр. Әлбәттә, кирәк була, дим. Бу хәлнең очына чыкканнан соң, мин аны әнигә сөйләдем.

«Кызым, бөтен кеше дә ахыргача болай бармый. Миңа шулай әйтсәләр, мин аны түләгән булыр идем», – ди әни. Чынлыкта да, ул белешмә миндә булмаса, телимме-юкмы, мин түләргә тиеш була идем. Бу – күбрәк тә сумма була ала иде бит. Әгәр банкта ниндидер кредитыгыз бетә икән, шунда ук белешмә алыгыз! Сезнең очракта да «сбой» китмәсен. «Сбой» китеп, күбрәк түләү ихтималы бар, – дип сөйли ул.

Ул бу хәлнең очына чыгарга ярдәм иткән банк хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100