Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңак сөяге чергән 45 яшьлек хатын-кыз Чаллы табибларын гаҗәпкә калдырган

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче хатын-кыз бала чагыннан бирле теш табибларына йөрмәгән, ул 45 яшенә кадәр куркып йөргән. Нәтиҗәдә, аның яңак сөяге череп беткән, авызы чалышайган. Хатын-кыз 2 ай дәвамында каты ризык ашый алмаган, бик нык ябыккан.

Авыр хәлдә ул хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була һәм табибларны шок хәлендә калдыра: аның яңак сөяге аңкавын тишеп, өскә – авыз куышлыгына калкып чыккан була. Хатын-кызга «сөяк тукымасы үлү белән катлауланган хроник остеомиелит» дигән диагноз куялар. Ашыгыч рәвештә операция билгелиләр.

Хатын-кызның черегән сөяген титан пластина белән алыштыралар. Операция уңышлы уза. Мондый операция җирле хирурглар өчен беренче шундый тәҗрибә була.

Пациент үзен яхшы хис итә, авырлык җыя башлаган. Бу хәлдән соң ул теш табибларына йөрергә һәм ясалма тешләр куйдырырга җыенуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100