Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңагындагы тиресе өзелгән». Укытучыны үсмер малайны кыйнауда гаеплиләр

news_top_970_100
«Яңагындагы тиресе өзелгән». Укытучыны үсмер малайны кыйнауда гаеплиләр
"Татар-информ" архивы

Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә физкультура укытучысын 13 яшьлек үсмерне кыйнауда гаеплиләр. Край прокуратурасы һәм Эчке эшләр министрлыгы тикшерү башлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Дәрес вакытында физкультура укытучысы белән 6нчы сыйныфта укучы малай арасында җәнҗал чыга. Укытучы ир-ат баланы кыйный башлый, баланың яңагында тырналган һәм муенында күгәргән урыннар була.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, бу укытучы әле дә дәресләр бирүен дәвам итә. Малайның анасы челтәрдә пост язган.

«Минем олы улымны 24 октябрьдә физкультура укытучысы чын мәгънәсендә буа, класс буйлап сөйрәп йөри һәм башкалар. Кыйналган урыннар теркәлде, баланың яңагыннан тиресе өзеп алынган, муенында кара янган урыннар бар. Хәзер без больничныйда. Бала белән психолог эшли, ул үзен бик начар хис итә. Полициягә гариза язылды, кичә мәктәпкә барып сөйләштем. Эшкә прокуратура кушылды, ул педагогны эштән азат итеп торуны таләп итә. Укытучыны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә», – дип яза әни кеше.

Красноярск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерү бара. Укытучыны административ җаваплылыкка тартулары мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100