«Яңадан көйләү» – «Болгар кызлары» төркеменең рус телле татарча концерты
«Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Болгар кызлары» төркеменең концерты булып узды. «Интертат» хәбәрчесе чарадан репортаж тәкъдим итә.
«Болгар кызлары» һәм «Казан егетләре» триоларын мин һәрвакыт бер тирәдә күрә идем. Икесе дә татар телендә матур җырлар башкаручы кызлар-егетләр төркеме итеп күңелемә уелып калды. Кызлар триосының атамасы гына да ни тора бит. Аны ишетүгә, күз алдына озын толымлы, калфак эләктергән, саф татар телле матур кызлар килеп баса. Мин «Болгар кызлары» концертына килгәч, татар мохитенә чумармын, дип уйлаган идем. Чумдым, ләкин бу мохиттә татар теле генә бик аз иде…

Алып баручының, кызларның зал белән рус телендә сөйләшүенә аптырап калдым. Миңа, никтер, безнең туган телебез өчен бик моңсу булып куйды. Калфак тагып, милли алкалар киеп йөреп кенә татар телен саклап булмый, татарча да сөйләшә белергә кирәктер бит?! Татарча язулы киемнәр киеп, татарлар белән дә рус телендә сөйләшеп йөргәч, телебезне саклап калу хыялга гына әйләнеп кала инде.

Концертка әйләнеп кайтыйк. Чара 2 бүлектән торды. Беренчесендә «Болгар кызлары» Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестрына кушылып җырладылар. Бу бүлектә танылган «Алматаның алмасы», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Ышанам» кебек җырлар яңгырады. Кызлар икенче җырны башкаргач, газиз кешеләре – әниләренә рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Бәйрәмдә «Болгар кызлары» триосының иҗатташ дуслары да байтак булды. Алар арасында Динар Шәрәфетдинов, Айдар Хайдаршин, Инсаф Ганибаев, Августа Уляндина, Алексей Родионов һәм Максуд Юлдашев бар иде. Сәхнәдә татарча һәм русча җырлар яңгырады.

Концертның икенче бүлеге гади, без ияләшкән форматта – оркестрсыз үтте. Сәхнәдә биючеләр дә күренә башлады. Шунысына игътибар иттем, кызларның костюмнары берсеннән-берсе матур һәм затлы иде. Үзләре генә җырлап йөрүче җырчылар 1 костюмны 60 меңгә тектерәбез, диләр, 3 кызга берничә төрле костюм тектерү хәйран бәягә чыккандыр…
Бу бүлектә башкарылган «Бишек җыры» һәм «Туган як» җырлары аеруча истә калды. Алар яртылаш русча, яртылаш татарча башкарылды. Бу трионың аудиториясе рус телледер, дип, мин бу күренешне кабул ук иттем инде.
1979 елда Заһидә Зәйнуллина җитәкчелегендәге «Ал чәчәк» балалар ансамбленнән башланып киткән бу трионың солисткалары соңгы елларда еш алышынып тора. Хәзер биредә Айгөл Зәйнуллина, Элина Сафина һәм Миләүшә Ногманова җырлый.
Кичәдә «Болгар кызлары» триосының тарихы, шушы күпьеллык эшләре барышында ирешкән уңышлары турында әйтелде, видеолар күрсәтелде. 2005 елда һәлак булган «Болгар кызлары»ның солисткасы Диләрә Мөбәрәкшина да искә алынды. Кызлар, аңа багышлап, «Нежность» җырын башкарды.
Концертның иң матур мизгеле булып Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова һәм «Болгар кызлары»ның «Алтын балык» җырын башкаруы иде. Гомумән алганда, концерт әйбәт узды, чараның рус телендә булуы гына күңелемне төшерде.