27 октябрьдә Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелде. Ул укучыларның мәктәптә мобиль телефон куллануын чикләү турында. Мобиль телефоннарны дәрес программасы буенча интернетта белешмә карау, укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына кулланырга мөмкин булачак. Тәнәфестә балалар телефоннарын ирекле куллана алачак. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов шул уңайдан комментарий биргән. Аның сүзләренчә, укучыларның элемтә чараларын куллануы турында закон проекты мәктәптә смартфоннарны тыюны күздә тотмый. Укытучы рөхсәт иткәндә, укучылар телефон куллана алачак.
«Ассызыклап әйтәм, сүз тыю турында түгел. Ләкин белем бирү процессында мобиль чаралар бары тик укытучы рөхсәте белән генә кулланылырга тиеш», – ди министр.
Кравцов сүзләренчә, дәрестә телефон куллануны көйләү бик актуаль мәсьәлә булып тора. Укучылар һәрвакытта да ата-аналары белән элемтәдә була, ләкин уку вакытында смартфоннар укытучы рөхсәте белән генә файдаланыла.
Мәгариф министрлыгы телефон куллану белән бәйле бәхәсле һәм конфликтлы очракларны мәктәп директорлары ярдәмендә хәл итәргә планлаштыра, диелә хәбәрдә.