news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа хастаханәләрдә чиратлар турында QR-код аша хәбәр итәргә мөмкин

news_top

Илкүләм проектлар кысаларында төзелгән яки яңартылган медицина учреждениеләрендә чиратлар белән бәйле проблемаларны бинадагы QR-код аша хәбәр итеп, хәл итәргә мөмкин. Бу хакта Россия илкүләм проектлар каналы MAX мессенджерында хәбәр итә.

Мисал итеп Казандагы 20нче поликлиника очрагы китерелә. Ул «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Пациент рентген кабинетына зур чират җыелуын күргән. Чиратта флюорографиягә язылган кешеләр дә булган.

Проблеманың сәбәбен QR-код аша ачыклаганнар. Флюорография аппараты ватылган, шуңа күрә пациентларны вакытлыча башка кабинетта кабул иткәннәр. Җиһазны ремонтлаганнан соң, пациентларны кабул итү тоткарлыкларсыз уза башлаган.

«Җитешсезлекне күрдегезме? Кодны сканерлагыз — мөрәҗәгатегез һичшиксез каралачак!» — дип киңәш итәләр илкүләм проектлар каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар