news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа уку елыннан югары уку йортлары яңартылган система буенча эшли башлый

news_top

2026 елның 1 сентябреннән гадәти «бакалавр – магистр» схемасы урынына ике дәрәҗә кертелә. Бу хакта «РИА Новости» Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе урынбасары Ксения Горячевага сылтама белән яза.

Яңа система буенча база югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем кертелә. База югары белем алу вакыты белгечлеккә карап 4 елдан 6 елга кадәр, ә махсуслаштырылган югары белем алу 1–3 ел дәвам итә. Асылда, бу яңартылган магистратура форматы булып санала һәм анда һөнәри, идарә итү һәм фәнни юнәлешләр каралган.

Элек специалитет тәмамлаганнан соң магистратурада бюджет урыннарына дәгъва итеп булмый иде, хәзер мондый чикләү юк. Теләсә кайсы база программасын тәмамлаучы бюджет урыннарына конкурс нигезендә керә алачак. Аспирантура аерым һөнәри белем дәрәҗәсе итеп билгеләнә.

Мондый карарга берничә ел дәвамында килгәннәр: Болон системасын алыштыру турында сөйләшүләр 2022 елда ук башланган. Яңа югары белем системасы бигрәк тә инженер һәм фәнни-техник юнәлешләр өчен мөһим, чөнки бу һөнәрләр тирән һәм системалы белем алу таләп итә.

Хәзерге студентлар укуларын үзләре кергән программалар буенча тәмамлаячак. Яңа система 2026–2027 уку елыннан кертелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар