news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа уку елында университетлар беренче курслар өчен бәяне арттырачакмы?

news_top
Яңа уку елында университетлар беренче курслар өчен бәяне арттырачакмы?
Владимир Васильев

Яңа уку елында университетлар беренче курста белем алу бәясен арттырмаячак. Бу турыда ТАСС агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Афанасьевка сылтама белән яза.

Министрлык беренче курска кабул итү бәясен билгеләү буенча бердәм позиция булдыру турында Россия Ректорлар союзына мөрәҗәгать иткән.

Афанасьев ректорларга 2022-2023 уку елында бәяне былтыргы дәрәҗәдә калдыру карары өчен рәхмәт белдерә. 

Икенче һәм югары курс студентлары өчен бәяләр артуы ихтимал, тик инфляция дәрәҗәсеннән артык түгел, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар