Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа уку елында мәктәпләрдә каникуллар кайчан булачак?

news_top_970_100
Яңа уку елында мәктәпләрдә каникуллар кайчан булачак?
Салават Камалетдинов

2022\2023 уку елында мәктәп балаларының каникуллары графигы билгеле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

Кышкы каникул 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була.

Язгы каникул 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр була.

Төрле төбәкләрдә каникул вакыты төрлечә булырга мөмкин. Мәктәп администрациясе үз вакытын билгеләү хокукына ия.

Көзге каникул вакытына Халыклар бердәмлеге дәүләт бәйрәме туры килә, ул 4 ноябрьдә җомга көнне була. Шулай итеп Россия халкы 4-6 ноябрьдә ял итә.

Кышкы каникул тулысынча Яңа ел бәйрәме ялларына туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100