news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа туган сабыйның бавырында алты сантиметрлы шеш үскән

news_top

Мәскәү хирурглары яңа туган сабыйның бавырында үскән кистаны алганнар. Шеш алтыга өч сантиметр чамасы зурлыкта булган. Бу турыда РЕН ТВ Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Кистаны бала ана карынында булганда ук ачыклыйлар. Аннары әни кеше баланы тудыра, һәм шуннан соң табиблар сабыйга операция ясый.

Хирурглар бу эшкә сабыйга 7 көн булганда алына.

«Шеш бер киста булуы, аңа тагын бер кечкенә киста ябышып үсүе ачыкланды. Бу гади шеш – бавыр лимфангиомасы иде. Операция микротишемнәр аша ясалды. Аның эзләре күренми диярлек», – дигән яңа туган сабыйлар хирургиясе бүлеге җитәкчесе Михаил Рехвиашвили.

Хәзер сабыйны өенә кайтарып җибәргәннәр, аны хәле яхшы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар