Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган сабыйның авызына кәгазь тутырып куеп, тәнен кискәләгәннәр

news_top_970_100
Яңа туган сабыйның авызына кәгазь тутырып куеп, тәнен кискәләгәннәр
https://pixabay.com/

24 апрельдә иртән «Ласточка» электропоездының чүп чиләгендә яңа туган бала мәете табыла. Бу хәл Мәскәү станциясе янында була. Ир баланы кайчан һәм кайда үтерүләре ачыкланмаган. Бу турыда «АиФ» хәбәрчесе Мәскәү буенча Тикшерү бүлегенә сылтама белән яза.

Сабыйның авызына кәгазь тутырып куйганнар. Бу – электричка бәдрәфендәге салфетка кәгазьләре булуы ихтимал. Ир баланың гәүдәсе пычак белән кискәләнгән. Якынча версия буенча, сабый кан күп югалтудан үлгән, аңа кадәр берничә сәгать интеккән, дип фаразлана.

Тикшерүчеләр, баланы бәдрәфтә тудырганнар һәм, кирәксез сабый буларак, шунда ук үтергәннәр, дип уйлый. Видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнгәннән соң, хатынның маршруты һәм шәхесе ачыклана. Аны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

НТВ каналы белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнеп тоткарланган хатын-кыз 1998 елда туган. Якынча белешмә буенча, ул баланы электричка бәдрәфендә тудырган, аннары үтергән. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2023
    Исемсез
    Ииии Алллам,Кая бара бу доньяяяя....Бичара сабыййй((((((
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100