Яңа туган сабыйларны мунча кертүче имче: «Төкләре чыкмыйча, бала йоклый алмый»
«Кайбер балада төкләр була, алар чыкмыйча, бала йоклый алмый», – ди нарасыйларны мунча кертүче Илфира апа.
Казанда яшәүче Илфира апа яңа туган балаларны мунчада юындырып сихәтли. Мунчаның сабыйлар өчен шифасы турында Илфира ападан татар блогеры Фагыйлә Шакирова сораштыра.
(Халык медицинасы ысуллары таныштыру максатыннан гына тәкъдим ителә. Куллану алдыннан табиб белән киңәшегез).
– Илфира апа, сезгә бәби табарга җыенган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә, балалары тугач та, сезгә киләләр икән. Аларга нинди ярдәм күрсәтәсез?
– Үз йортыбыз белән яшибез, мунчабыз бар. Бергә эшләгән кызлар бәбиләгәч, баланы юындырып бир әле, дип киләләр. Элек баланы мунчада 7 көнгә кадәр юарга тырышалар иде. Балаларны элек ничек юганнарын сөйлим әле сезгә. Ләүкәгә салфетка кебек берәр нәрсә җәясең дә, шунда әзрәк кенә баланы парландырасың. Беренче кергәндә баланы озак тотарга ярамый, борыны агарганчы юып бетерергә кирәк. Аннан соң, әзрәк кенә куллар белән ышкыйсың – кайбер балада төкләр була, шуны ышкып чыгарырга кирәк. Ул төкләр чыкмыйча, бала йоклый алмый. Ул җилкә тирәләрендә була инде. Кайбер баланың шуннан соң хәтта тиресе төшкән шикелле була. Бала икенче төскә керә, матурланып китә. Җилкә тирәләрен әзрәк кенә ышкыйсың, кара нокта чыкса, төк дигәне шул була. Анда ана сөтен дә әзрәк сиптерсәң була. Юып бетергәч, тәһарәтен алдырасың зур кешегә кебек итеп.
Балаларның мунчада рәхәтләнеп йокыга киткәннәре дә була. Озак тотарга ярамый, 10-15 минут тирәсе генә. Каты эссе дә ярамый.
– Шәһәр баласының төкләрен ничек чыгаралар?
– Өйдә чыгарып булмый аны, мунчада парландырырга кирәк.
– Ничә баланы шулай мунча керттегез үз гомерегездә, Илфира апа?
– Белмим дә инде. Киләләр иде мунчага, мин бер сүз дә әйтмичә, юындырам. Кайбер бала тиресе шуып төшкән шикелле чыгып китә мунчадан.
– Кайбер бала туктаусыз елый торган була.
– Ир бала күбрәк елый. Ир баланың эче, эчәгеләре урынына утырырга тиеш. Сыйпарга кирәк аны, шулай итеп утыртасың. Ир бала проблемалырак була, кыз бала тынычрак. Ир бала 40 көненә кадәр еларга мөмкин.
– Сезгә берничә көнлек ир баланы алып килделәр, ди.
– Башта мунчага алып кереп юарга кирәк. Аннары соң эчен сәгать теле уңаена сыйпап, аска таба төшәргә кирәк (курчакта эшләп күрсәтә) өч мәртәбә, бездә – татарларда бит өч мәртәбә эшлиләр бөтенесен.
– Илфира апа, яңа туган балаларны мунча кертү осталыгы, төкләрен чыгару, ир балаларның эчәкләрен урынына утырту сәләте сезгә кемнән килгән?
– Минем үземә килгәндер ул. Минем бер апам шулай юа иде, шуннан карап торып шулай булганмындырмы? Ләкин кеше моны яратырга тиеш. Оныкларымны да җидесенә кадәр, исем кушканчы, мунчада юа идем.
– Хәзер андый кендек әбиләргә мөрәҗәгать итү дигән нәрсә юк, кирәксә, табиб чакыралар.
– Кеше курка бит яшь баланы юындырырга. Рәхәт югач. Яшь баланың исләре икенче төрле, юганда, үзең дә ләззәт аласың.
– Аларны юганда догалар укыйсызмы?
– Укыйм, догасыз булмый. Башта «Әлхәм» белән башлыйсың, аннан – белгәннәрне, чын күңелдән.
– Исемнәр мәсьәләсендә дә сезгә киңәшкә киләләр икән.
– Исемнәр гореф-гадәттән калган бит. Минем беренче оныгым Камилә, аннан Ләйлә, Алинә. Чын татар исеме кушкан бала үзе дә тыныч була, дип әйтә иде әниләр дә. Үзебезнең исемнәрне кушыгыз, әллә нинди исемнәр кушмагыз, дип әйтәләр.
– Хәзер исем алыштыру модада. Күз тигән, дип, кешегә әйтеп тормый гына, мәчеткә барып, мулладан исем алыштырып кайталар икән.
– Нишләп инде икенче мәртәбә исем кушарга? Инде үсеп җиткәч ярый, ә баланы нигә җәфаларга? Безнең үзебезнең мулла Илдус абый бар иде, бөтен балаларга табын җәеп, мендәргә баланы яткырып, килеп укый, исем куша иде. Хәзерге яшьләр икенче төрле инде.
– Үзегез кайсы яклардан?
– Арча районы Носы авылыннан, 4 яшемнән Казанда.
– Сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?
– Бик якын кешеләр генә. Аннары, үзем дә куркам хәзер.
– Баланы мунча кертмәсәләр, төген чыгармасалар, авырырга мөмкинме ул?
– Авырырга мөмкин түгел. Ул төк барыбер ничек булса да чыга – бала тирли, елый. Ләкин мунчада юуга бернәрсә дә җитми.
– Яңа туган балаларны, төрле үләннәр кушып, ванналар кертәләр. Моңа ничек карыйсыз?
– Баланы кечкенә вакытта төрле үләннәр белән юарга ярамый, үләннәр аллергия бирергә мөмкин, бик сак булырга кирәк. Беренче мунча керткәндә, су белән генә юалар. Сабынлап соңрак кына. Мин хупламыйм үләннәр белән юуны.
– Мунча себеркесен җылытып, шуның суы белән юсаң, бераз чапсаң ярыймы?
– Яшь балага ярамый, бала бераз үскәч кенә мөмкин. Мунча себеркесеннән дә аллергия булырга мөмкин.
– Илфира апа, хатын-кызларга бала табарга булышканыгыз булдымы?
– Булышканым бар берничә мәртәбә. Ул – бик авыр эш. Дус хатынның кызы иде. Төнлә сәгать 12ләр тирәсендә барып, булышканым бар, кендекләрен кисеп. Чөнки авылда иде ул, шәһәргә чыгып китү мөмкинлеге булмады. Аллага шөкер, барысы да әйбәт булды. Аңа 20 елдан артык вакыт узган инде. Авыл җирендә бит фельдшеры да юк кайсы вакытта. Шундый хәлләр булгалады. Күп дип әйтә алмыйм.
– Үз сәләтегезне: баланы ничек юындырырга, ничек төген чыгарырга, ир балаларның ничек эчен утыртырга – боларны берәрсенә күрсәтеп, тапшырып калдыра алыр идегезме?
– Була, ләкин әле андый кеше очратканым юк. Теләге булганнар булса...
Бит әле беренче юганда алай түгел, ә икене юганда, баланың кашларын сыйпыйсың әйбәтләп, каш матур булсын, дип. Яшь балага исән-сау булсын, сабыр булсын, тәүфыйклы, ата-анага итагатьле, бәрәкәтле булсын, дип телисең.
– Электән баланы 40 көнгә кадәр чит кешегә күрсәтмәгәннәр.
– Хәзер дә күрсәтмиләр, күз тимәсен, дип. Элек тә булган күз тию. Безнең гореф-гадәт ул мөселманнарда – 40 көн. Күз тиюгә яшьләр бик ышанмый шулай да.
– Бала көтүче әниләргә теләкләрегез, киңәшләрегез, Илфира апа.
– Исән-сау тапсыннар бәбиләрен, бәбиләр исән-сау, сәламәт булсын. Бик күп гарип балалар туа. Алла гына сакласын, теләп кенә торсыннар. Иң куркынычы шул – бала гарип булып тумасын хәзерге заманада.