«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасының гаиләне, ата булуны, ана булуны һәм балачакны яклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая яңа туган сабыйларны фотога төшерүче фотографлар өчен мәҗбүри сертификатлаштыру кертергә тәкъдим итә.
Россиядә 2021 елдан башлап ГОСТ Р 59295-2021 «Яңа туган сабыйлар өчен фотохезмәтләр. Гомуми таләпләр» стандарты гамәлдә. Әлеге документ 28 көнгә кадәрге балаларны фотога төшергәндә куркынычсызлык һәм сыйфат кагыйдәләрен билгели. Әмма ул киңәш рәвендә генә кулланыла.
Буцкая фикеренчә, киләсе адым итеп мондый фотосессияләрне бары тик сертификатлы фотографлар гына үткәрергә тиеш. Шулай ук фотога төшерү шартларын да сертификатлау кирәк булырга мөмкин.
Парламент вәкиле ассызыклаганча, фотосессия вакытында сабыйларның позалары табигый булырга, баланың тәненә тиеп торучы барлык әйберләр шәхси яки бер тапкыр кулланыла торган саклагыч катламлы булырга тиеш. Шулай ук фото өчен кулланыла торган ут яктырткычлары СанПиН нормаларына каршы килмәскә тиеш.
«ГОСТлар бездә мәҗбүри түгел. Әмма бер айга кадәрге балалар турында сүз барганда, барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш», — дигән Буцкая.
Ул шулай ук яңа туган балалар фотосессияләре өчен беренче ГОСТ булдыру тарихын да искә алган. Аның сүзләренә караганда, якынча ун ел элек сабыйларны фотога төшерү буенча тәкъдимнәр бик күбәя, әмма кайчак балаларны куркыныч шартларда фотога төшерүләре һәм табигый булмаган рәвештә бөгеп куюлары табиб-педиатр буларак аны борчыган. Шуннан соң мондый фотосессияләр өчен беренче стандарт булдыру инициативасы күтәрелгән.