news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа туган сабый ни өчен елап җибәрә?

news_top

Дөньяга килү – карындагы яралгы өчен тормышында кискен үзгәреш. Башта аны тар һәм бик бормалы бала тудыру юллары аша көч белән белән төртеп чыгаралар. Аннары ул үз өчен гадәти булмаган тирәлеккә – анасы организмына караганда күпкә салкынрак урынга килеп чыга. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Яңа туган нарасыйга хисләр ташкыны ыргыла – күз белән күрә торган, ишетә торган, орыну, ис сизү. Бала үзенең авырлыгын сизә, аңа үзенә сулыш алырга кирәк.

Менә шулар барысы да сабыйда стресс барлыкка китерә. Һәм ул үзе булдыра ала торган бердәнбер ысул белән хисләрен белдерә – елап җибәрә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар