Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа туган сабый акылы» – Күз кабагына пластик операция ясаткан хатын комада

news_top_970_100
«Яңа туган сабый акылы» – Күз кабагына пластик операция ясаткан хатын комада
"Татар-информ" архивы

Пятигорск шәһәрендә яшәүче хатын күз кабакларын матурайту өчен пластик операция ясаткач, комага киткән. Анда хәзер сабый акылы, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».

Воронеждан килгән 36 яшьлек Еленага операция 2 сәгатьтә тиз һәм җиңел узарга тиеш була. Ләкин аны операция өстәленнән реанимациягә алып китәләр. Инде 2 айдан артык ул тирән комада ята.

Елена күз кабакларына коррекцияне Пятигорск шәһәре клиник хастаханәсендә ясатырга була, үзенең дәвалаучы табибы аңа шундый киңәш бирә. Операция алдыннан тиешле анализларны тапшыра, каршы күрсәтмәләр булмый. Табиблар, операция 2 сәгатьтә бетәр, дип ышандыра.

Ләкин операция башлангач, ярты сәгатьтән нидер була, канында кислород күләме кими, анафлактик шок була, аннары йөрәге туктый. Организм наркозга шулай реакция биргән.

Табиблар реанимация чаралары ясый да операцияне дәвам итә. Табиблар Еленаның гаиләсенә «куркыныч әйбер булмады» дип әйтә. Имеш, дарулар артык булу көзән җыеру китереп чыгарган, тиздән Елена аңына киләчәк.

Ләкин Елена аңына килми, гадәти пластик операциядән соң, ул беренче дәрәҗәдәге комага китә. Сулыш алу һәм туклану өчен аңа ярдәм кирәк, Еленаның баш мие нарасый чактагы кебек дәрәҗәгә төшә, диелә хәбәрдә.

Еленаның туганнары «табиблар хата ясаган» дип саный. Алар Росздравнадзор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100