Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган баланы сукбай эт алып киткән һәм чәйнәп ташлаган

news_top_970_100
Яңа туган баланы сукбай эт алып киткән һәм чәйнәп ташлаган
https://ru.freepik.com/

Һиндстанның Панипат шәһәрендә бала тудыру йортына сукбай эт кергән. Эт яңа туган баланы чәйнәп ташлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Hindustan Times басмасы белешмәсе буенча, фаҗига шәхси медицина оешмасында төнлә була. Уттар-Прадеша гаиләсендә ике көн элек туган нарасый биредә әбисе белән була. Әби белән бала идәндә йоклый.

Полиция белешмәсе буенча, бинага эт кергәнен беркем дә күрми кала. Инспектор сүзләренчә, сукбай эт баланы тешләп ала һәм урамга алып чыгып китә. Берничә минуттан сабыйның туганнары чаң суга башлый.

Сабыйны урамда табалар, эт аны чәйнәп ташлаган. Мәетне экспертиза җибәргәннәр, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100