Сөннәт буенча баланың уң колагына – азан, ә сул колагына камәт әйтеп дога кылу һәм балага бәхет-сәгадәт, имин, гыйбадәтле тормыш теләү – мөселманнарның күркәм бер гадәте. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Асылда моның сере бик гади: яңа туган баланың бу дөньяда ишеткән сүзләре – Аллаһны һәм Аның илчесе Мөхәммәдне салләллаһу галәйһи вә сәлләм олылау һәм мактау сүзләре, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә, Аңа гыйбадәт кылырга, игелеккә чакыра торган сүзләр булачак.
Моннан тыш, кәлимәи-тәүхид (Лә иләһә илләллаһ) һәм азан сүзләре баланы җен-шайтан коткысыннан саклый.
Шулай үзегез балагызга түбәндәге доганы укый аласыз. Бу доганы кемнеңдер баласы туган дигән хәбәр ишеткәч тә укырга була.
اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ بَرًّا وَاَنْبِتْهُ فِى الْإِسْلَامِ نَبَاتًا حَسَنًا وَاجْعَلْهُ مَسْعُودًا فِى الدُّنْيَا وَالْأَخِرَةِ
Аллаһүммә әнбитһү фил-исләәми нәбәәтән хәсәнән вәҗгәлһү мәсгүүдән фиддүн йә вәл-әәхирә.
Йә, Аллаһ, сабыйны балачактан ук ислам динендә ныгыт, аны ике дөньяда да бәхетле ит.