Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа туган балага җитди зыян килгән». Күрше төбәк табибын Казан аэропортында тотканнар

news_top_970_100
«Яңа туган балага җитди зыян килгән». Күрше төбәк табибын Казан аэропортында тотканнар
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген Казан аэропортында Киров өлкәсе оперативниклары федераль эзләүдә булган ир-атны тоткан. Бу турыда «Татар-информ» Россия Эчке эшләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Әлеге ир-ат бала тудырган чакта саксызлык аркасында яңа туган сабыйга авыр зыян китерүдә шикләнелә. Үзенә карата җинаять эше тикшерелүен белгән килеш, Советск шәһәрендә яшәүче бу кеше төбәк чикләреннән чыга. Былтыр октябрьдә аны федераль эзләүгә бирәләр.

Соңгы көннәрдә билгеле булганча, ир-ат туган ягына – Азәрбайҗанга кайтып китәргә җыена. Казан аэропортында аны оперативниклар тота. Ир-атны Советск шәһәренә алып киткәннәр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100