Мәскәүнең Виноградов исемендәге хастаханәнең бала тудыру бүлеге табибларына яңа туган бала үлеме өчен 2 елга кадәр төрмә яный. Гаепләнүчеләр арасында фәннәр кандидаты да бар.
Баланың әтисе – элеккеге прокурор – сабый табиблар хатасы аркасында үлгән, дип ышана. Бу хакта «Mash» Телеграм-каналы яза.
Аның хатыны 32 яшьлек Анастасия Шептовицкая хатын-кызлар консультациясеннән Новаторлар урамындагы хастаханәгә 2018 елда ук эләгә. Яралгы янындагы сулар аз була, баланы тудырырга кирәк була. Зыян күргән гаилә сүзләренчә, табибларның бетмәс-төкәнмәс ялгыш-хаталары башлана. Мәсәлән, сабыйның хәлен тикшерә тора торган КТГ аппараты кушылмаган була. Ә аны кушкач, табиблар бала табучы хатынның хәлен карамаган, тикшермәгән, ә ординаторскаяда чәй эчеп утырган.
Озакламый, хатынның эчендә кан китә, әмма бернинди реанимация чаралары да күрелми, үпкәләргә санация дә ясалмый. Якын-тирәдә неонатолог та, реаниматолог та булмый. Бала туганнан соң 1 тәүлек узгач үлә.
Анастасия сүзләренчә, табиблар баланың кендек бавын һәм плацентаны башкага – инфекциялесенә алмаштырган. Шулай итеп эзне югалтырга һәм баланың үлемендә инфекцияне «гаепләп» калдырырга теләгәннәр. Әмма бу ниятләре барып чыкмаган, суд башланган.
Виноградов исемендәге хастаханәнең 4 табибына «Иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтеп, бала үтерү» һәм «Ялган медицина документлары ясау» маддәләре буенча гаепләү билгеләнгән. Шулай ук белгечләр ачыклаганча, органнар алмаштырганнан соң, табиб Каладзе бала тудырган хатынның КТГ фрагментын кисеп алып, аңа башка пациенткаларның кардиотокографисе өлешләрен беркеткән.