Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган бала белән хастаханәдә ятучы хатын үлгән, ир ике бала белән тол калган

news_top_970_100

Түбән Тагилда күптән түгел генә бала тапкан хатын хастаханәдә үлгән. Ул хастаханәдә баласы белән яткан. Хатыны үлгәнен хәбәр иткәч, ире шок хәлендә булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Түбән Тагилда яшәүче Михаил гаиләсендә 28 гыйнварда ир бала туа. Ләкин ул инде сөйгән хатынын җирләп, 2 бала белән тол калган. Михаил декретка үзе чыгарга мәҗбүр булган.

33 яшьлек Ольга үлеме бөтен гаилә өчен фаҗига була. Ул нәни улы белән хастаханәдә ята. Балада «сары» авыруы була. 9 февральдә аңа баланы ашатырга алып киләләр, тик бу вакытта хатын ята, пульсы юк, сулыш та алмый. «Баш мие кәүсәсе кысылу, шешү, башка кан саву» – үлемнең рәсми сәбәбе шулай билгеләнгән.

Михаил искә алганча, Ольга алдагы көнне хәле начар булуга зарлана, телефоннан шул хакта әйтә. Бөтен тәне авыртуын, башы сызлавын сөйли.

«Мин кан басымын үлчәүне сорадым, тик Ольга биредә тонометр булмавын әйтте. Мин өйдән тонометр һәм шешәләр өчен стерилизатор китерермен, дидем. Өлгермәдем», – ди Михаил.

Ул хастаханәдә хатынына игътибар итмәгәннәр дип саный. Хатыны операциядән соңгы чорны авыр кичергән. «Ольганы улым белән хастаханәгә салгач, җаваплылык та булырга тиеш иде», – ди ул.

Михаилга баланы дәвалый торган табиб шалтырата, ул хатынның үлемен хәбәр итә. «Гафу итегез, шулай да була», – ди. Табиблар белешмәсе буенча, үләр алдыннан, төнлә Ольганың кан басымын үлчәгәннәр, ул түбән булган, аңа дару биргәннәр.

Хәзер тикшерү бара.

Ольганы 13 февральдә җирләгәннәр. Икенче көнне баланы хастаханәдән чыгарганнар. Хәзер Михаил 6 яшьлек олы улы һәм яңа туган сабый белән яши. Аларга әбиләре булыша. Ольга үзе реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән, яхшы хезмәткәр буларак бүләкләре дә бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100