«Ябыгырга кирәк сиңа!» – диде Ринат хатынына.
Фәнисә иренең бу сүзләреннән дерт итеп куйды, йөзендәге елмаю эреп юкка чыкты. Ул әнисенең юбилеена киеп барырга дип алган яңа күлмәген иренә киеп күрсәтә иде. Иреннән теләсә нинди сүз көткән иде, тик мондыйны гына түгел.
«Нәрсә катып калдың? – диде ире уйлап та бирмичә. – Кара инде үзеңә. Мин ябык, матур гәүдәле кызга өйләнгән идем, ә хәзер син кочакка да сыймыйсың бит».
«Соң, 10 ел узды, мин 2 бала таптым...» – диде Фәнисә, күз яшьләрен көчкә тыеп.
«Ну шуннан нәрсә? Син ул балаларны кабып йотмагансыңдыр бит», – диде ире мыскыллы итеп көлеп. Ул үзенең бу сүзләреннән бик канәгать иде.
Фәнисә дә үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать түгел. Ике баласын да авыр күтәрде. Йөклелегенең күп вакытын хастаханәдә ятып уздырды, урыннан тормады да диярлек. Беренче кызы туганнан соң, кабат икенче бала табып, тагын шул газаплар аша узу уеннан гына да тәннәре чемердәп куя иде. Тик Ринат өзмәде дә куймады – «малай кирәк» диде. Шулай итеп, Фәнисә кызын һәм улын бер-бер артлы тапты. Бу сынаулар, әлбәттә, Фәнисәгә ямь өстәмәде. Көзгегә караса да, үз кыяфәтен ошатмыйча, төшенкелеккә үк бирелә иде. Берара хәтта диетага да утырды, ләкин ике бала карау, карабодай һәм коры тавык ите генә ашап яшәргә риза булмаган иренә төрле-төрле ризык әзерләү аның бу талпынуларына бик тиз нокта куйды. Спортзалга да йөри алмады – гел-гел балаларны карап торырга кеше юк. Ире эшеннән әллә ни соңга калып кайтмый анысы, тик һәркөнне «эт булып» арып кайта һәм гел тавышланып торган балаларны күзенә күрсәтмәскә куша иде. Фәнисә ирен тыңлады, чөнки бу катлаулы чорда гаиләне ире берүзе тәэмин итә бит, аны кайгыртып һәм яратып кына торырга кирәк.
Ә балаларына 4 һәм 5 яшь тулгач, иң авыры башланды. Бер карасаң, инде зурлар, буш вакыт та арткан кебек, шунда Фәнисә өйдә спорт белән шөгыльләнә башлады һәм хәтта, ярыйсы гына алга китеш тә булды, эшкә дә чыкты. Ләкин аягын сындырды, катлаулы очрак булды бу, шуңа күрә озак кына вакыт гадәти тормыш белән яшәүдән ваз кичеп торырга туры килде. Бу вакытта ире дә гел балалар белән мәш килергә мәҗбүр булды.
«Син үпкәләмә, – дип дәвам итте Ринат. – Әзрәк тирә-ягыңа кара. Әнә, ичмасам, сеңлең Диләрәнең ире – бөтен җиргә матур хатыны белән йөри, бөтенесе аннан көнләшеп, кызыгып кала. Ә мин нәрсә? Фил белән йөрим!»
«Нәрсә сөйлисең инде, Ринат?! Мине бөтенләй яратмыйсыңмени?» – диде Фәнисә. Яңаклары буйлап күз яшьләре агып төште.
«Нинди ярату инде! Син үзеңә кара башта, тиле-миле сораулар бирмә!» – диде ире.
Бу сөйләшүне башка дәвам итәргә телмичә, Ринат диваннан торды.
«Миңа яңа күлмәкләр һәм бер-ике костюм алырга кирәк. Ату бөтен кием тараеп бетте», – диде Ринат, корсак турысында җыерылган футболкасын тарткалап.
«Ярар. Иртәгә кибеткә барырмын», – диде Фәнисә.
Кибетләрдә йөреп, эт булды Фәнисә. Сеңлесе Диләрә белән бер кафеда очрашырга сүз куешканнар иде, шунда керде дә йомшак диванга ауды ул. Әнисенең юбилеена бармаска булды. Балаларын калдырыр кешесе юк, үзе белән дә ала алмый. Ринат үзе генә барып, барысы исеменнән дә котлап килер. Әнисенең кәефе төшәр инде, тик шулай яхшырак булачак.
Менә кафега Диләрә килеп керде, апасына карады да, нәзакәтле атлап, өстәлләр арасыннан узды. Бар кеше аңа сокланулы караш ташлады. Фәнисә авыр сулап куйды, көнләшерлек, кызыгырлык урын бар шул: камил буй-сын, шоколад төсендә, ялтырап торган көдрә чәчләр, нәфис тән тиресе, күзләрендәге ут-очкын...
«Апа, әллә бөтенләй башың киттеме?! – дип кычкырып җибәрде Диләрә апасының планнарын ишеткәч. – Бу – әнинең бәйрәме, әрәмтамак җизнинең анда кирәге дә юк, әнинең сине күрәсе килә. Әнә үзе балаларны карап утырсын».
«Ул карый алмый», – дип каршы төште Фәнисә.
«Нишләп әле?» – диде аптырап Диләрә.
«Ул арый...» – диде Фәнисә ирен яклап.
«Шуннан нәрсә? Ул аларның әтисе бит!» – диде Диләрә гаҗәпләнеп.
«Диләрә, минем үземнең дә беркая да барасы килми. Кыяфәтем куркыныч, кияргә кием юк. Әнә Ринат та минем белән кеше арысына чыгарга ояла башлады. Өйдә генә утырам инде мин», – диде Фәнисә.
«Җизни нәрсәдән ояла??? – диде Диләрә тәмам аптырап. – Ничек сиңа шулай дип әйтә ала ул?»
«Әйтә шул. Һәм ул дөрес әйтә. Син әнә нинди чибәр, ә бит мин дә кайчандыр шундый идем, үземне бөтенләй карамый башладым. Синең иреңә уңыш елмайган, ә менә минем Ринатка – юк...» – дип авыр сулады Фәнисә.
«Уңыш елмайган? Син шулай дип уйлыйсың инде, апа? Ә син беләсеңме, ирем балалар туганнан бирле аларны караша, мин йөгерергә чыга алсын, спортзалга йөри алсын өчен, болай кайвакыт балалардан ял итә алсын өчен дә аларны үзе карап тора. Мин бала тапканнан соң ябыгырга тырышканда, минем белән бергә тавык ите һәм яшелчә ашады. Әле хәзергә хәтле ашый. Һәм мин сынган аягым белән, кулыма бала күтәреп, аңа әллә нинди патша сыйлары пешерәм дип, кухняда биеп йөрмәдем. Без бөтен нәрсәне бергә эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ә синең ирең нәрсә? Ишеккә сыймый башлады бит инде ул, ә үзе синнән оялган була!» – диде Диләрә.
«Ну-у», – дип югалып калды Фәнисә.
Аның бервакытта да үз тормышына болай читтән караганы юк иде һәм хәзер тормышның бөтен авырлыкларын ничә еллар буе берүзе генә җиңеп килгәнен аңлады.
«Апа, беләсеңме нәрсә? – диде Диләрә йөзен балкытып. – Иреңә дип алган бу әйберләрне кире тапшырабыз хәзер! Синең белән матурлык салонына барабыз, ә аннан шәп күлмәк алабыз!»
«Әйдә!» – диде Фәнисә шундук ризалашып. Ул инде соңгы мәртәбә үзе өчен генә нәрсәдер эшләвен хәтерләми дә.
***
Фәнисә әнисенең юбилеена балалары белән барды. Ул инде ял иткән, үз-үзен караган, күзләрендә очкын барлыкка килгән, йөзенә елмаю кунган хатын-кыз иде. Соңгы вакытта аның тормышы бик үзгәрде. Фәнисә яңа прическа ясатып кайткач, ире:
«Агач башындагы карга оясы кебек инде», – диде.
Тик бу сүзләрдән соң Фәнисә күз яше түгеп тормады. Иренең әйберләрен җыйды да, үзенә туры килә торган шәп хатын эзләргә кушып, куып чыгарды. Соңыннан «үзем генә, ирсез тормыш алып бара алмам» дигән курку һәм күз яше түгәләр булды анысы. Тик ялгыз яшәгән берничә көндә ул үзенең гомер буе ирле ирсез булуын һәм тормышны менә дигән алып бара алуын аңлады.
«Апа, бигрәк чибәр син!» – дип кочаклады аны сеңлесе.
«Рәхмәт, мин беләм. Һәм хәзер гел шулай булачак!» – дип елмайды Фәнисә.