news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа төрле эчлек белән тулма рецепты

news_top
Яңа төрле эчлек белән тулма рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Җырчы Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисе Фәнисә ханым яңача тулма (голубцы) ясаган видеоны күрсәтте.

  • Ингредиентлар: кәбестә, каты сыр, дөге, фарш, помидор, татлы борыч, тоз, кара төелгән борыч.

Эчлеккә суган салынмый. Анда фарш, дөге, помидор һәм татлы борыч турап салырга. Аннары пешкән кәбестә яфракларын төяргә, угычтан уылган сыр салырга, аның өстенә – эчлекне.

Табага тулмалар яртылаш күмелерлек итеп су салырга һәм пешерергә.

«Әни менә остарып китте. Кайткан саен әни мине шаккатырмакчы була. Кызының буй-сыны матур булсын өчен, яңа ПП-ризык әзерли. Аның исеме ничек соң? Дөресе – тулмамы?» – дип сөйли җырчы.

«Исеме юк инде. Белмим инде ПП-ризык буламы икән, дөгесе бар бит. Авылча ПП», – ди әнисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар