Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яна торган йортта калган өч сабыйны яшүсмерләр коткарган

Коткаручылар килеп җиткәнче 15 һәм 16 яшьлек ике үсмер өч сабыйны яна торган йорттан алып чыга.

news_top_970_100
Яна торган йортта калган өч сабыйны яшүсмерләр коткарган

Хакасиядә яшүсмер балалар яна торган йорттан өч баланы коткарган. Җиде айлык малай, дүрт яшьлек һәм унбер яшьлек кызлар янгын чолгап алган йортта калган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Красноозерное авылындагы бер йортта янгын чыга. 15 һәм 16 яшьлек үсмерләр фаҗигане күреп ала. Алар янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә. Үзләре шул арада сабыйларны йорттан алып чыга.

Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмаганга килеп чыккан булуы ихтимал. Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы батыр яшүсмерләрне бүләкләргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100