news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа стандартлар буенча, мәктәптә фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри булмаячак

news_top

Россия Мәгариф министрлыгы өлкән сыйныфларда укыту программасын үзгәртәчәк. Яңартылган белем бирү стандарты 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «РИА Новости» агентлыгына интервьюда сөйләгән.

«2027 елның 1 сентябреннән урта гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем стандарты гамәлгә керәчәк. Без укыту эчтәлеген гамәлирәк һәм заман таләпләренә туры килә торган итү бурычын куйдык», — дигән Кравцов.

«Яңа кагыйдәләр буенча укучылар барлык фәннәрне дә төп (база) дәрәҗәдә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр исә кимендә ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде», диелә бу хәбәрдә.

Министр сүзләренчә, математика, физика, химия һәм биология фәннәре программалары тормышта куллануга күбрәк юнәлтеләчәк. Шулай ук ясалма интеллект технологияләре белән эшләү күнекмәләре дә метапредмет нәтиҗәләр исемлегенә кертеләчәк.

«Проектны июль аенда раслау күздә тотыла», — дип йомгаклаган Сергей Кравцов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар