news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа сезонга әзерлек: орлыкларны ничек җыярга һәм сакларга?

news_top
Яңа сезонга әзерлек: орлыкларны ничек җыярга һәм сакларга?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Киләсе сезон уңышы түтәлләрдән җыелган орлыкка һәм аларны саклауга бәйле. Тәме һәм уңышы ошаган үсемлекләрне генә сайлап алырга кирәк. Аларның «F1» маркировкалы гибрид сорт булмавы әһәмиятле. Мондый орлыклар күпьеллык булмый һәм бары тик селекция лабораторияләрендә генә чыгарыла. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Әгәр дә сез томат орлыкларын җыярга телисез икән, аерым кагыйдәләрне истә тотыгыз.

«Башта үзебезгә ошаган сортны сайлап алабыз. Помидорны кисеп, аның бер яртысының тәмен татып карыйбыз. Әгәр дә ошый икән, аны орлыкка алырга була, дигән сүз. Моның өчен, чәй кашыгы белән орлыкларын алып, тәлинкәгә салырга кирәк. Яшелчә өлгергән булырга тиеш – аның тишелеп чыгуы шуңа бәйле. Шуннан соң 2-3 тамчы су салып, 1-2 тәүлеккә ферментлашырга калдырабыз. Бу процесс орлыкларның пленкасы төшсен өчен кирәк. Исегездә тотыгыз, су артык күп булырга тиеш түгел, югыйсә орлыклар үсә башларга мөмкин», – дип сөйли агроном Ирина Колесова.

Шуннан соң орлыкларны агып торган суда юабыз, пленкалар юылып төшәргә, һәм орлыклар шома булмаска тиеш. Аннары аларны киптерергә салырга кирәк. Эксперт әйтүенчә, орлыкларны салфеткаларга салырга киңәш ителә, ә кәгазьгә салсаң, алар ябыша. Киптерү урыны коры булырга тиеш, туры кояш нурлары булмаса яхшырак. Төньякка карап торучы тәрәзә төбен сайларга киңәш ителә.

«1-2 көннән орлыклар саклау өчен әзер булачак. Игътибар итегез: алар ап-ак булырга тиеш, – дип дәвам итә Ирина Колесова. – Орлыкларны кәгазь конвертларга тутырырга киңәш ителә. Полиэтиленда саклау аларның шытып чыгу ихтималын киметә. Орлыкларның сортын, җыю датасын язып куегыз. Орлыкларны «уяту» өчен, аларны төнгә «Эпин» яки водород перекисе тибындагы стимуляторда чылату да җитә. Дөрес җыелган помидор орлыкларын 3-5 ел дәвамында чәчәргә була».

Орлыклар җыйганда гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. «Орлыкларны коры, аяз көнне, көннең икенче яртысында җыялар. Бу очракта алар дымлы булмаячак һәм күгәрмәячәк, – дип аңлата бакчачы Лариса Микаллеф. – Кузаклы үсемлекләрне өлгергән, ләкин әле ачылып, таралып өлгермәгән вакытта җыялар. Орлыкларны җыйганнан соң, тукыма өстенә юка катлам итеп салып, туры кояш нурлары булмаган, яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр. Тигез булып кипсен һәм ябышмасын өчен әйләндереп торырга, аннан соң чүпләреннән чистартырга кирәк».

Төрле сортларны катнаштырмаска һәм, чәчәр алдыннан, орлыкларның зур булмаган өлешен шыттырып карарга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар