Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа мода: «дуңгыз танавы» һәм җәрәхәт эзләре

news_top_970_100
Яңа мода: «дуңгыз танавы» һәм җәрәхәт эзләре

Кабартылган иреннәр белән генә шаккатырып булмый. Телеграм-каналлар, «Меридиан» сайты яшьләр арасындагы яңа трендлар турында яза. Матурлык салоннарына кызлар – «дуңгыз танавы», егетләр җәрәхәт эзе ясауны сорап мөрәҗәгать итә башлаган.

Егетләр берничә ел элек «көрәшчеләрнеке кебек колак» ясауны сорый торган булган. Көрәшчеләрнең колаклары сына, формасын үзгәртә. Спортчы булмасалар да, үзләрен «батыр» итеп күрсәтергә теләүче егетләр колакларын сындырып, «көрәшче колагы» ясата торган булган. Хәзер исә биткә җәрәхәт эзе ясауны сорыйлар икән. 1 сантиметр шрам 2,5 мең сум тора, моны ясаткан егетләр фикеренчә, бу – аларны бруталь, чын ир-егет итеп күрсәтә, өстәвенә, алар бу җәрәхәтне берәр нинди батырлык кылганда алдым дип алдаша да ала.

Хатын-кызлар арасында борынны кыскарту һәм очын өскә күтәртү популярлаша башлаган. Моны башкача «поросячий нос» дип атыйлар икән – чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә дуңгыз танавын хәтерләтә башлый. Бу – модалы санала һәм аны матур була диләр. Косметологлар гиалурон кислотасы ярдәмендә борынның очын өскә күтәртеп куя ала. Белгечләр әйтүенчә, тән эченә кертелгән инъекция тире астында гранулалар барлыкка килүгә, борынның кәкрәйгән форма алуына, фиброзга китерергә мөмкин. Өзлегү булганда, сукыр калуың да ихтимал.

Әмма бу процедураны ясатучылар кимеми, киресенчә, арта гына бара икән. Борын очы ныгытып күтәрелсен өчен, тире эченнән җепләр белән дә тарттыралар, билгеле, монысы – күпкә кыйммәткәрәккә төшә торган процедура.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100