Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа министр Белоусов мобилизация игълан итәчәкме-юкмы икәнен әйтте

news_top_970_100

Россиядә мобилизация көтелми, дип белдерде оборона министры вазифасына кандидат Андрей Белоусов.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә Кораллы көчләрне комплектлау белән бәйле проблемалар бар, әмма әлегә мобилизация көтәргә кирәкми.

«Беренче чираттагы бурыч – РФ Кораллы көчләрен комплектлау, сүз мобилизация турында бармый», – дигән фикер җиткерде Белоусов.

РФ оборона министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовның Федерация Советында чыгыш ясаганда яңгыраган фикерләре:

Мин Оборона министрлыгында эшләр белән таныша башладым, анда барлык мәсьәләләр дә беренче чиратта.

Украина кораллы көчләреннән алдарак барырга, сугыш хәрәкәтләренең яңа ысулларын өйрәнергә кирәк.

Хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәлә – хәрби операция зонасындагы гаскәрләргә сугыш кирәк-яраклары, ракеталар, БПЛА, РЭБ чаралары җибәрү.

Беренче чиратта хәрби белем белән шөгыльләнергә кирәк, монда билгеле бер проблемалар тупланган.

Хәрбиләргә түләү һәм аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре бар.

Дәүләт оборона заказы кысаларында бәяләр формалашуны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

Бюджет акчаларының һәр рубле Россия армиясенең нәтиҗәлелегенә китәргә тиеш.

Россия хәрбиләрен социаль тәэмин итү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Икенче бурыч – РФ Кораллы көчләренең эшен инновацияләргә мөмкин кадәр ачык итү.

Махсус хәрби операция үткәрү шартларында төп бурыч – җиңү. Минималь кешене югалтулар белән. Мин моны халык һәм РФ Президенты алдында тулысынча аңлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100