Әлеге доганы яңа кием кигәндә укырга онытмагыз, ятлап та куйсагыз, тагын да күркәмрәк булыр.
Аллаһүммә ләкәлхәмд! Әнтә кәсәүтәниһи әс‘әлүкә хайраһү үә хайрә мә сунига ләһү, үә әгүҙү бикә мин шәрриһи үә шәрри мә сунига ләһү.
«Әй Аллаһ, Сиңа барча мактау! Син мине киендердең. Синнән бу киемнең яхшылыгын һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның явызлыгыннан һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең явызлыгыннан сыенам» (Әбу Давыд риваяте, 4020).