news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа кебек ялтырап торыр!» – Унитаз һәм сантехниканы чистарту өчен гель ясау рецепты

news_top

Унитазны һәм сантехниканы чистарту өчен өй шартларында гель рецепты киңәшләр сайтында чыкты.

Махсус химия кирәкми – унитаздагы сары тапларны бетерү өчен кухняда булган гади продуктлар җитә.

Төп актив матдәләр – аш серкәсе һәм лимон кислотасы: алар известь, сидек ташы кебек катлаулы катнашмаларны эретә.

Крахмал – гель нигезе: катнашманы өслекләргә «ябыштыра», шунда ук агып төшеп китми, ә актив матдәләрнең тәэсир итү вакытын озынайта.

Юа торган сыеклык – органик пычракларны, майлы катламнарны юып төшерә.

Рецепт (якынча 500 мл гель):

  • 3 аш кашыгы крахмал (бәрәңге яки кукуруз);
  • 2 стакан су (500 мл);
  • 2 аш кашыгы 9% аш серкәсе;
  • 4 аш кашыгы лимон кислотасы;
  • 100 мл юа торган сыеклык.

Әзерләү:

  • Крахмалны салкын суда болгатып, утка куегыз, 5-7 минут пешереп, куе «кисель» хәленә китерегез.
  • Суынгач, аш серкәсе, лимон кислотасы һәм юа торган сыеклык кушып болгатыгыз.
  • Шешәгә салып, капкач белән ябып саклагыз.

Куллану:

  • Куе гельне унитаз, раковина, ванна кебек урыннарга сылап куегыз.
  • Көчле таплар өчен берничә сәгатькә, төнгә калдырырга мөмкин.
  • Соңыннан щетка белән ышкыгыз һәм су белән юып төшерегез.

Өстенлекләре:

  • Хлорлы, каты химия юк – иссез, куркынычсыз, аллергия китереп чыгармый;
  • Эмальне тырнап бетерми, гомумән, өслекне саклый;
  • Арзан, табигый һәм нәтиҗәле.

Экологик яктан чиста – табигый ингредиентлар кулланыла, су системасына зыян салмый.

Сынап карагыз – санаулы гына продуктлар белән ванна бүлмәгез кабат яңа кебек ялтырап торыр, диелә бу киңәштә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар