news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Кәлсер авылы янында 14 машина бәрелешкән

news_top
Яңа Кәлсер авылы янында 14 машина бәрелешкән
видеодан скриншот

Башкортстанның Аургазы районында Яңа Кәлсер авылы янында трассада 14 машина бәрелешкән. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Урында коткаручылар эшли.

Һәлак булучы кешеләр юк, 3 кеше, шул исәптән 8 яшьлек бала имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар