news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Кайпан авылында бер гаилә һәлак булган

news_top

Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылында 86 яшьлек ир-ат һәм 85 яшьлек хатын-кыз янгында һәлак булган. Бу хакта NewBash сайты яза.

Янгын иртәнге 4тә чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, верандалы бүрәнә йорты тулысынча ут камап алган була.

Янгын сүндерүдә 11 кеше һәм 4 берәмлек техника катнашкан.

Кызганыч, янгында өлкән яшьтәге парның гомере өзелгән. Утны сүндергәч, аларның мәетләрен хәрабәләр арасыннан табып алалар.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы / NewBash сайты

«Яныкча ачыкланганча, ут верандадан чыга, шулай итеп, картлар өйдән чыга алмый кала», – дип хәбәр иткәннәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хәзер янгын урынында оператив тикшерү төркеме эшли. Белгечләр ут чыгуның төгәл сәбәбен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар