Россия мәктәпләрендә 7–11 сыйныф укучылары көненә җидедән артык дәрес укырга тиеш түгел. Кече сыйныф укучылары өчен чикләүләр тагын да катгыйрак. Бу нормалар Баш дәүләт санитария табибы карары белән билгеләнгән. ТАСС шул хакта яза.
5–6 сыйныф укучылары өчен көненә алтыдан артык дәрес булырга тиеш түгел. Беренче сыйныф укучылары иң күбе дүрт дәрес укый ала. Ә атнага бер тапкыр өстәмә дәрес физкультура булганда, биш дәрес үткәрергә рөхсәт ителә.
2–4 сыйныфларда көн саен биш дәрескә кадәр, ә атнага бер тапкыр физкультура хисабына алты дәрескә кадәр үткәрү рөхсәт ителә.
Дәресләр расписаниесен төзегәндә, мәктәпләр атна дәвамында уку йөкләнешен тигез бүлергә, балаларның эшкә сәләтлелеген һәм фәннәрнең катлаулылыгын исәпкә алырга тиеш.