видеодан скриншот
8 августта Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында 15 яшьлек малай һәлак булган. Ул питбайкта барганда атка бәрелгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Үсмер «Kayo» питбайкы белән идарә итә, атка бәрелгәч, транспорт әйләнеп каплана. Үсмер урында ук һәлак була.
Тикшерү эшләре башланган.