Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа ире үги баланы яратмый» – Башкортстанда яшәүче хатын үсмер улын урманда үтергән

news_top_970_100
«Яңа ире үги баланы яратмый» – Башкортстанда яшәүче хатын үсмер улын урманда үтергән
видеодан скриншот

Башкортстанда яшәүче хатын 20 ел элек 11 яшьлек улын үтерүдә гаебен таныган. 2001 елның июлендә Сибайда 11 яшьлек бала югала. Ул әбисенең өеннән велосипедка утырып чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. 2017 елда урманда кеше җәсәде табыла, экспертиза аның 11 яшьлек малай булуын раслый. 2021-2022 елларда бу җинаять ачыла. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 53 яшьлек хатын – мәрхүм баланың анасы – үтерүдә гаепләнә. Аның 62 яшьлек ире үтерүгә котыртуда һәм ярдәм итүдә гаепләнә. Соңгы вакытта ир белән хатын Уфада яши, җинаять кылган чакта алар Сибайда була.

Хатынның яңа ире үги улын яратмый, ул чит кеше баласын тәрбияләргә теләми. Аларның уртак балалары да туа. Ул хатынын олы улын үтерергә күндерә. Әнисе һәм улы велосипедларга утырып урманга бара, имеш, себерке әзерлиләр. Хатын улын халат бавы белән буып үтерә, бауны ире биргән була. Хатынның мәетне күмми кайтканы ачыклангач, ире, көрәк тоттырып, аны кабат урманга җибәрә. 

2021 елда, тупланган дәлилләр йогынтысында, хатын гаебен таный. Аның ире исә җинаятькә катнашы булуын катгый кире кага. 

Җинаять эшен Баймак районы суды караячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100