Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа йортлар базарында тынлык...

Шулай да узган ел Татарстанда торакка хокукын теркәүчеләрнең гомуми саны кимемәгән.

news_top_970_100
Яңа йортлар базарында тынлык...

Торак базарындагы вазгыятькә карап, илнең һәм җәмгыятьнең икътисади хәлен күзаллап була. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова «Татар-информ» журналистына торак базарындагы вазгыять һәм яңалыклар турында сөйләде.

Соңгы елларда күпләр фатирны өр-яңа йорттан сатып алырга тырыша иде. Чөнки, әгәр төзүче компаниянең үзеннән алсаң, фатир бераз арзанракка төшә. Шуңа күрә йорт төзүдә өлешләп катнашу популярлашты. Бу очракта төзүче белән сатып алучы арасында килешү төзелә, һәм ул Росреестрда дәүләт теркәве уза. Йорт төзелеп беткәч һәм сатып алучы фатир бәясен тулысынча түләгәч, аны үз милке итеп теркәп куя.

Үткән ел Росреестрның Татарстан идарәсе йорт төзүдә өлешләп катнашу турындагы 17 935 килешүне теркәгән. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда 11 процентка азрак. 

– Йорт төзүдә өлешләп катнашырга теләүчеләрнең ни сәбәпле кимүен, моңа нәрсә йогынты ясавын төгәл генә әйтеп булмый. Гомумән, соңгы 4 елда мондый килешүләр саны әллә ни артмый. Югыйсә, 2019 елда пандемия дә юк, дөньялар да тыныч иде, – ди Лилия Борһанова. 

Росреестрның Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча, төзелештә өлешләп катнашуга кагылышлы саннар түбәндәгечә: 2019 елда – 18 193, 2020 елда – 21 132, 2021 елда – 20 043, 2022 елда 17 935 килешү теркәлгән. Бигрәк тә 2022 елда яңа йортларга сорау кимегән.

Шулай да үткән ел торак базары пыран-заран килде дигән нәтиҗә ясарга иртәрәк. Закон буенча, кеше йорт сатып алгач яки төзегәч, Росреестрга мөрәҗәгать итеп, торакка хокукын терки. Моның нәтиҗәсе буларак, әлеге объект турында мәгълүматлар Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (Единый государственный реестр недвижимости (ЕГРН) кертелә. Әйтик, узган ел Татарстанда торакка хокукларын теркәүчеләрнең гомуми саны кимемәгән: 2021 елда ул – 288 479, ә 2022 елда 289 208 булган. Яңа йортлардан фатир сатып алучылар кимегән, дидек. Аның каравы, машина куя торган парковка алучылар 20 процентка диярлек арткан. Росреестр мәгълүматларына караганда, 2021 елда 7 717 парковка урынына хокуклар теркәлсә, 2022 елда ул 9 162гә җиткән.

«Бәлки, машина сатып алучылар арткандыр, бәлки, элек машина кую өчен махсус урыннар бүгенге кебек күп төзелмәгәндер, ә бүген төзелә, шуңа күрә алалар», – дип фаразлады Лилия Борһанова. Хәзер кайбер төзүчеләр халыкны кызыктыру өчен: «Бездән фатир сатып алсаң, машина кую урынын бүләк итәбез», – дип тә реклама тарата. 

Күчемсез милекне тикшерү кыенлаша 

2023 елның 1 мартыннан башлап, Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат алу тәртибе үзгәрә. Төгәлрәге, күчемсез милекнең хуҗасына кагылышлы шәхси мәгълүматларны (исем-фамилия, туу датасы) бары тик шул кешенең ризалыгы белән генә алып булачак. Әйтик, хәзерге вакытта ЕГРН аша теләсә нинди күчемсез милек объекты һәм аның хуҗасы турында мәгълүматны соратып алырга мөмкин. Әгәр фатир сатып алырга җыенасыз икән, аның хуҗасы кем, торакка арест салынмаганмы һ.б. шундый мәгълүматларны белү өчен ЕГРНнан белешмәгә заказ бирә аласыз. Ә 1 марттан мондый белешмә соратып алганда, анда күчемсез милек хуҗасының шәхси мәгълүматлары күрсәтелмәячәк. 

Шәхси мәгълүматлар язылган белешмәне милек хуҗасы үзе, законлы хәләл җефете һәм кайбер вәкаләтле органнар (нотариус, кредит һәм иминият оешмалары) һ.б. гына алырга хокуклы булачак. Димәк, күчемсез милекне тикшерү кыенлаша. Дөрес булмаган ЕГРН белешмәсен күрсәткән сатучыга юлыгу куркынычы арта. Мошенниклар кулына эләкмәс өчен, сатып алучы, күчемсез милек хуҗасына мөрәҗәгать итеп, ЕГРНнан аның шәхси мәгълүматларын карарга рөхсәт сорарга тиеш булачак. Лилия Борһанова аңлатканча, күчемсез милек хуҗасы ЕГРН аша шәхси мәгълүматларын тапшырырга рөхсәт иткәч кенә, сатып алучы тулы белешмәгә заказ бирә алачак.

Күчемсез милек белән бәйле тагын бер яңалыкны искә төшерергә кирәк. Ул 2022 елның декабрендә гамәлгә керде. Хәзер күчемсез милек хуҗасы милекне сату-алуга кагылышлы килешүләрне аның шәхси катнашыннан башка төзеп булмавын алдан ук искәртә ала. Әлеге таләпне ул Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язып, ЕГРНга керттерә. Ягъни бу очракта сезнең шәхси ризалыктан башка бернинди арадашчы да, ышаныч кәгазен күрсәтеп кенә, фатирыгызны яки йортыгызны сата алмаячак. Чөнки мошенниклар еш кына ышаныч кәгазен файдалана – фатирны кемдер сатып җибәрүен кайвакыт хуҗалар белми дә кала… 

2022 елда торак базары «үлде» дияргә иртә

2022 елда яңа төзелгән йортлардан фатир сатып алу 10 процентка кимегән. Ә менә икенчел базардан сатып алучылар – 2 тапкыр!

2021 елда 63 709 фатир сатып алынган булса, 2022 елда – 35 383. Билгеле, моны сәяси вазгыять белән аңлатып була. Шул ук вакытта, 2021 елда 2020, 2019 елларга караганда аномаль күтәрелеш булганын исәпкә алсак, базар «үлде» дип әйтергә иртә.

Яңа йортларда фатир сатып алучыларны ташламалы ипотекалар һәм йорт салучыларның акцияләре коткарып кала алган әле. Ә инде тотылган фатирларны сатып алучылар нык кимегән.

2022 елда яңа йортлардагы фатирларга бәяләр 30 процентка, икенчел базардагылар – 10 процентка арткан.

2023 елда торак базарын ни көтә?

Сәяси-икътисади вазгыять шулай ук калганда, торак базарын торгынлык көтә, ди белгечләр. Торакка бәя бер дәрәҗәдә кала. 2020-2021 еллардагы кебек бәяләр ике атнага бер артып тормаячак. Ә инде мобилизация дулкыны булган очракта, торак базарында үзгәрешләр булуы ихтимал – кемдер алам дигән фатирын алмый калачак, кемдер, киресенчә, сатарга мөмкин. Әмма бу – билгеле бер вакыт аралыгында гына була торган күренеш.

Ерак перспективага караганда, бәяләр акрын гына үсеп барачак. Торак базары буенча белгеч Анастасия Гизатова фикеренчә, инфляция, мобилизацияләнгәннәргә түләүләр килү, банкка салган акчаларны алып булмау кебек имеш-мимешләр торак сатып алуга этәргеч булырга мөмкин.

Торак базары арадашчыдан арына

Росреестр торак сату-алуга кагылышлы яңа хезмәтен тәкъдим итсә, риелторлар эшсез калырга мөмкин. Бүгенге көндә Росреестр «Минем торак» дип аталган, торак сатып алырга теләүчеләргә ярдәм итә торган сервис әзерли, ул ел азагына кадәр эшли башлар, дип көтелә. Әлеге ресурс ярдәмендә Интернет аша үзеңә ошаган фатирны эзләп, сатып алып, аны шәхси милкең итеп теркәп булачак, дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Шул рәвешле, торак сатып алганда арадашчылардан арынуны максат итеп куйган әлеге хезмәт, тора-бара, торак базарында эшләүче риелторларга көндәшлек тә тудырачак.

Гөләндәм Фәтхуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100