Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа йорт җиһазлары кирәк» - Әнвәр Нургалиев туганының хәлен белгән

news_top_970_100
«Яңа йорт җиһазлары кирәк» - Әнвәр Нургалиев туганының хәлен белгән
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан

Әнвәр Нургалиев әнисенең сеңлесе Гөлсимә апасының хәлен белергә кергән һәм ике сумка күчтәнәч алып килгән.

«Әтием нәселеннән берсе дә калмады инде. Әнием ягыннан Гөлсимә апа гына калды. Әнием кызыл чәчәкле яулык ярата иде, бүләккә алдым. Бик куанды», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Җырчының бу адымын хуплаучылар күп булган. «Апаны сөендергәнең өчен Аллаһ үзегезгә тагын да зуррак куаныч бирсен», – дип теләгән видеоны караучылар.

Гөлсимә апаны Әнвәрнең әнисенә ошатучылар да күп. «Әниеңне күргән кебек булгансыңдыр», – дип язган алар.

«Яхшы мебель кирәк», – дип язучыга: «Менә шул авыл гадилегендә бәхет», - дип җавап биргән Әнвәр Нургалиев.

«Әбигә нинди мебель кирәксен инде, булганын туздырырга. Сәламәтлек белән озын гомер кирәк», «Өлкән яшьтә булуына карамастан, бөтен җире ялт итеп тора, чиста, пөхтә», «Хикмәт яңа йорт җиһазындамы? Ул апасын зурлап, якын итеп хәлен белергә кайткан. Шуның өчен Ходай зурласын үзен», «Эх, шундый йортта бер генә төн йоклап чыгарга иде. Балачак тәме бит анда», «Карт кешеләргә иске әйберләре нык кадерле. Әнигә яңа карават алгач, искесен чыгартмыйча өч көн тотты бүлмәдә», «Нинди матур әбинең өе», «Әбигә мебель түгел, игътибар кирәк», – дип язган җырчының виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100