«Мизгел эчендә өзелгән яшьлек». Егет белән кыз авариягә очраган, кыз үлгән, егет имгәнгән
Коминың Усть-Куломск районында 21 яшьлек Антонина К. авариядә һәлак була. Авыр җәрәхәтләр алган кыз 12 июньдә хастаханәдә үлә, ул көнне руль артында булган 18 яшьлек Александр җитди имгәнә. Табиблар студент кызның гомере өчен берничә сәгать көрәшәләр, ләкин коткара алмыйлар: кызда пневмоторакс һәм кабыргалары сынган була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Олимпия резервы мәктәбенең перспективалы спортчысы булган яшь егет бу көннәрдә тормышының иң куркыныч мизгелен кичерә. Бары 1 ай элек кенә ул машина йөртү таныклыгы ала һәм «Lada» руле артына утыра. Россия көне бәйрәмендә гашыйклар катлаулы трасса буйлап барган, һәм тәҗрибәсез йөртүче идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән.
Республика һәм бөтенроссия ярышларындагы уңышлары белән танылган Александр авариядә җитди җәрәхәтләр алып, хәзер өйдә дәвалана. Авариядә үлгән Антонина белән алар уртак киләчәк турында хыялланган була.
– Ул үзенә урын таба алмый, – дип сөйли спортчының якыннары. – Александр һәрвакыт максатчан һәм җаваплы булды, бу фаҗига аның тормышын тулысынча үзгәртте.
Сыктывкар дәүләт университетының социаль технологияләр институтының 3 нче курс студенты Антонина укытучыларының хәтерендә шат күңелле, принципиаль һәм ярдәмчел кыз буларак истә калачак.
– Энергияле, тормышка үз карашы булган кыз иде, – дип искә ала аны университет хезмәткәре Светлана Сажина.
Антонинаны 15 июнь көнне җирләгәннәр. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, диелә хәбәрдә.