Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа гына концертлар куя башлаган артист табыш һәм чыгымнары турында сөйләде

news_top_970_100
Яңа гына концертлар куя башлаган артист табыш һәм чыгымнары турында сөйләде
Фото: © социаль челтәрдән

Элек төрле җырчыларның төркемнәрендә эшләгән музыкант, автор-башкаручы Илфир Искәндәров үзенең тормыш иптәше Марсилә Искәндәрова белән концертлар куеп йөри. Сәхнәгә тәүге адымнарын яшьләр төрле район-авыллардан башлады.

Марсилә – популяр блогер да. Язылучылары артисларның көне-төне, кайтып та кермичә эшләгәннәрен карап барганнар да: «Концерттан файда каламы соң?» – дип кызыксынганнар. Аларга Марсилә иҗади эшчәнлеген башлап кына килгән артистларның ничек яшәгәнен тасвирлап биргән.

«Файда? Минуска күпме китәсез, дип сорыйсыгыз килмиме? Төркемгә һәм арендага түләр өчен 100 тамашачы булырга тиеш. Ә без 50, 60, 70 тамашачыга концерт бирәбез. 100, 120 тамашачы булганы да бар. Шуннан файдасын чутлагыз инде. 2 машинага бензин һәм ашарга да кирәк әле.

Нинди генә эш башласаң да, 2 айда табышка чыгып булмыйдыр ул. Бүген заллар җыя торган артистларның, безнең кебек, ничә еллар буе минуска йөргәннәре бар. «Әле сезгә кеше әйбәт йөри», – диләр безгә. Әле ярый Илфирның хатыны бераз блогер. Минем язылучылар күп килә концертка.

Төркемдә дә кеше күп. 9 бит без. 4-5 кеше кенә булсак, файдасы калыр иде. Башта син исем өчен эшлисең, аннары исем синең өчен эшли, диләр бит. Тырышып карыйк, әти-әни ярдәме белән. Әле һәр ай телевидениегә ротациягә түләргә кирәк. Гыйнварда бомж кебек идем инде үземә, ияләнгәнмен акчаны иркенрәк тотарга. Ә хәзер банкетта эшләгән дә концерт чыгымына китеп бара. Әмма Аллаһка шөкер генә.

1-2 көн булса да ял итәсе килә. Илфир белән бергә эшләсәк тә, бер-беребезне бөтенләй күрмибез дияргә дә була. Кайчаннан бирле, «Кол Гали»гә булса да барып кайтыйк, дип кысам, аннан, акча әрәм итмик, дигән фикергә киләбез. Көне дә юк әле буш. Көне дә, акчасы да юк», – дип ачылган язылучыларына һәм үзләренең тамашачысына Марсилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100