Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа фатир алырга теләүче кайбер гаиләләр өчен ташламалы ипотека озайтылды

news_top_970_100
Яңа фатир алырга теләүче кайбер гаиләләр өчен ташламалы ипотека озайтылды
"Татар-информ" архивы

Россиядә 6 процент ставкалы гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр озайтылды, дип хәбәр итә Финанс министрлыгы.

Ташламалы программаны яңа йорттан фатир сатып алуга яки шәхси торак йорт төзүгә кулланырга була. Гаилә ипотекасын элек алынган ипотека кредитлары булмаган очракта гына алып була. Мәҗбүри беренчел взнос – 20%.

Ташламалы гаилә ипотекасын кемнәр алырга мөмкин:

  • 6 яшькә кадәрге 1 баласы булса да булган гаиләләр;
  • Кечкенә шәһәрләрдә (халык саны 50 меңнән азрак булган) яшәүче һәм 18 яшькә кадәрге 2 яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр;
  • 2 яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары һәм төзелеш күләме аз булган төбәкләрдә яки индивидуаль үсеш программалары булган торак пунктларда яшәүче гаиләләр;
  • Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.

Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкы өчен кредитның иң югары суммасы – 12 миллион. Калган төбәкләр яшәүчеләр өчен 6 миллионга кадәр. Кредитны зуррак суммага – 30 миллионга һәм 15 миллионга кадәр дә теркәргә була. Әмма бу очракта, ташламалы лимиттан артып киткән өлеш өчен, базар проценты ставкасы гамәлдә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100