Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа фатир алыр өчен өйгә ут төрткән». Ир-ат хатынын тереләй яндырган

news_top_970_100
«Яңа фатир алыр өчен өйгә ут төрткән». Ир-ат хатынын тереләй яндырган
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, www.bashinform.ru

Уфада яшәүче ир-атка карата хөкем карары чыгарганнар. Ул авыру хатынын өйдә тереләй яндырып үтергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ир-ат «Үзенә үзе ярдәм итә алмый торган кешене аеруча вәхшилек белән үтерү»дә гаепле дип табылган.

Тикшерү ачыклаганча, бу ир-ат 2023 елның гыйнварында Федоровка авылында хатыны белән бергә өйдә хәмер эчеп утыра. Аннары ул, мохтаҗ кеше булып, шәһәр администрациясе аша яңа фатир алыр өчен, өенә ут төртергә карар кыла. Ир-ат иске киемнәргә аракы сибә һәм ут төртә. Хатын бу вакытта өй эчендә була.

Ир хатынының үзенә-үзе ярдәм итә алмый торган халәттә булуын, терәк-хәрәкәт аппаратында хроник авыруы барын, сул аягы аксавын, таякка таянып кына якын арага гына бара алуын, өстәвенә, исерек икәнен дә белә.

Шуңа да карамастан, ир хатынына янгын турында әйтми, аның үлүенә битараф була. Янгын ныклап дөрләп китә, хатын чыга алмыйча, өйдә янып үлә.

Суд карары буенча, бу ир-атны 15 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Погиб известный народный артист СССР: все скорбят
В России произошло громкое убийство семьи полицейского
Новый вид штрафов в новом году: уже за входную дверь даже
news_right_column_3_240_400
В столице России тайно лечилась жена президента Ирана?
news_bot_970_100