Яңа ел табынына «Наполеон» торты рецепты «Челнинские известия» сайтында чыкты.
Бу десертны Чаллыда яшәүче музыка укытучысы Сания Ишмөхәмәтова тәкъдим иткән. «Яңа елны әнием, ирем, кызымның гаиләсе һәм оныклар белән каршы алу – минем өчен зур бәхет, – ди ул. – Минем фирменный ризыгым – «Наполеон» тортын һәрвакыт яратып ашыйлар».
Камыр өчен:
- бүлмә температурасындагы ярты стакан сөт, уксус белән сүндерелгән 0,5 чәй кашыгы сода, тоз – тәменчә, эре угычтан уылган 1 пачка яхшы маргарин яки атланмай, 750 грамм чамасы он.
Камыр ясап, колбаса рәвешендә төрергә. Аннары аны вак кисәкләргә бүлеп, кипмәсен өчен пленка белән каплап, суыткычка куярга.
Крем өчен:
- йомшак атланмайның 1 пачкасын 1 банка куертылган сөт белән кушарга. Теләк буенча, вакланган әстерхан чикләвеге өстәргә була.
Торт пешерү:
Суытылган камырдан 12 кечкенә йомарламны бик юка итеп җәяргә, 200 градус температурада 5-7 минут мичтә майламыйча гына пешерергә.
Әзер коржларга крем сыларга һәм бер-берсе өстенә тезеп барырга. Соңгы коржны кремсыз гына куеп, кул белән басарга кирәк – торт утыра. Аннары тагын крем сыларга һәм иң өстенә соңгы корждан ясалган валчыкларны яки шоколад сибәргә.
Әзер тортны, тулысынча сеңсен өчен, суыткычка куярга – иң яхшысы төнгә, ди уңган хуҗабикә.