Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?

news_top_970_100
Яңа елга нәрсә бүләк итмәскә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Психолог Наталья Наумова «Кыш Бабайга киңәш» – Яңа елга бүләк итмәү хәерле булган исемлек әзерләгән. Бу турыда Лайф яза.

«Кара исемлек»кә тузансуырткыч, савыт-саба юа торган машина кергән. Бергә яши торган кешеләр уртак тормыш алып бара, аларга көнкүреш җиһазларын бер-берсенә бүләк итмәү хәерле. Белгеч сүзләренчә, бу әйберләрне бүләк итсәң, өйдә чисталык урнаштырырга кирәк, дигән кебек була.

«Бергә яши торган кешеләргә бәйрәмнәргә, Яңа елга көнкүрештә кирәкле әйбер бүләк итмәү мөһим. Тузансуырткыч, савыт-саба юа торган машина, кәстрүлләр һәм башкалар кирәк булса, аларны гаилә өчен үзең алып кайтып кую хәерле», – ди Наумова.

Кеше турында кайгыртуыңны аңлата торган бүләк бирергә кирәк.

Кыш Бабай сараенда Мәскәү халкы сорый торган бүләкләр исемлеген әйткәннәр. Яңа ел почтасы ачылып, 10 көн эчендә 15 меңләп хат килгән.

Гаҗәеп – тик башкала халкының күбесе алтын балык, фатир һәм хәтта су асты көймәсе сорый икән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100