Файдалы, гаять тәмле һәм җиңел десерт рецептын Чаллыдан танылган шеф-повар Игорь Голубев тәкъдим итте. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Яңа ел табыны артында кунакларыгызны гаҗәпләндерергә теләсәгез, хөрмәдән сыр кремы һәм әстерхан чикләвекләре белән десерт әзерләргә киңәш итәм, — ди ул. — Бу десертны мин 7 ел элек уйлап таптым һәм һәрвакыт зур теләк белән әзерлим. Иң мөһиме — ул балаларга да, олыларга да бик ошый».
Ингредиентлар (4 кеше өчен):
- өлгергән хөрмә — 3 данә;
- сыр (сайлап алырга мөмкин: эремчекле, крем-сыр, рикотта яки моцарелла) — 1 порциягә 2 аш кашыгы;
- шикәр оны — 10 грамм;
- сөт өсте — 2 аш кашыгы (22 яки 33 процент майлылыкта);
- әстерхан чикләвеге — 5 грамм.
Әзерләү тәртибе
Өлгергән хөрмәләрне юарга, корытырга, телемнәргә кисәргә һәм төшләрен алырга.
Аннары сак кына кабыгын әрчеп, һәр креманкага өчәр телем итеп тезәргә.
Йомшак сырны шикәр оны һәм сөт өсте белән кушып, бертөрле масса булганчы болгатырга.
Әзер кремны кулинар шприцка яки махсус капчыкка салып, зефир сыман матур итеп хөрмә телемнәре өстенә чыгарырга. Яки гадирәк ысул белән — чәй кашыгы ярдәмендә кечкенә «кар өеме» рәвешендә салырга да мөмкин.
Соңгы штрих: әзер десерт өстенә вак угычтан уылган әстерхан чикләвеге сибәргә.