Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елдан соң кайсы товарларга бәя артачак?

news_top_970_100
Яңа елдан соң кайсы товарларга бәя артачак?
Михаил Захаров / "Татар-информ"

2023 елның 1 гыйнварыннан кайбер товарларга бәя артачак. Бу – акцизлар арту белән бәйле. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның дәүләт һәм муниципаль финанслары кафедрасы доценты Мария Долговага сылтама белән «Про Город» порталы яза.

Яңа елдан Россиядә кайбер товарлар кыйммәтләнәчәк. Бу – составында 1,5 процент спирт булган товарларга кагыла. Моңа алкоголь генә түгел, парфюмерия дә керә. Тәмәке продукциясе, җиңел машиналар, мотоцикллар, бензин һәм дизель ягулыгы да кыйммәтләнәчәк. Мария Долгова сөйләгәнчә, бензин һәм ягулык бәясе арту, йөк һәм пассажирлар ташуга да бәяне арттыра.

«2023 елның 1 гыйнварыннан 1,2 процент микъдарда алкоголь булган шикәрле газлы эчемлекләрнең бер литрына акцизны 7 сум итү турында закон кабул ителсә, аларның да бәясе артачак», – диде экономист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100