Яңа ел ялларында таркалган гаилә тарихы: «Багучының сүзләрен күп тапкыр искә төшердем»
Бу хәлне Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз сөйләде. Язмышның мондый борылышлары бары тик уйлап чыгарылган китап һәм фильм сюжетларында гына була кебек. Ләкин тормыш фантазиядән күпкә кызыклырак, дип яза «Челнинские известия»дән Ләлә Гайфетдинова.
«Берничә сәгать эчендә тормышымның асты өскә килде»
Чаллы банкы хезмәткәре Эльмира Вәлиева: «Раштуа бәйрәме алдыннан багучы юраган сүзләрне ишеткәч, чынга алмадым, бары көлдем генә, – ди. – Багучы сүзләреннән соң берничә сәгатьтән тормышымның асты өскә килер дип уйламаган идем», – ди ул.
Яңа елны гаилә белән каршылаганнан соң, Вәлиевлар гаиләсе шифаханәгә чаңгыда шуарга китә.
7 гыйнвар кичендә Эльмираның ире ирләр компаниясе белән йөрергә китә, ә ул үзе шифаханәдә танышкан яңа дус кызлары белән күңел ача. Көтмәгәндә бер ханым, музей хезмәткәре, киләчәкне юрарга тәкъдим итә. Хатын-кызлар җанланып, шәхси әйберләрен – йөзекләрен, сәгатьләрен һәм беләзекләрен капчыкка җыйганнар. Багучы чиратлап капчыктан бизәнү әйберләрен ала һәм төрле фаразлар әйтә. Аны тыңлаганда, барысы да көлә.
Ул Эльмираның көмеш балдагын капчыктан чыгара да: «Яңа елда бу йөзек иясе быел чын мәхәббәтен очратачак. Ул ир-ат акыллы, юмарт булачак, Эльмираның гомерлек юлдашы булачак», – ди.
Мин багучыга: «Сез ник алдыйсыз? – дип, бик нык каршы килдем. – Мин кияүдә, бәхетле, тормышымда мәхәббәт җитәрлек, безнең гаиләдә барысы да яхшы, сез әйткәннәр дөрес түгел!» – дип сөйләгәнен искә ала Эльмира. – Ул вакытта мин кияүдә идем. Ул – минем мәхәббәтем, бик яшьли өйләнештек – миңа 18 яшь, аңа 20 яшь иде. 30 ел бергә яшәдек, талашмадык, ике ул үстердек.
Эльмира бүлмәгә кайткач, булган хәлләрне иренә сөйли. Фәрит аны елмаеп тыңлый. Аннары алар саф һавада йөрергә чыгып китәләр, бик күп сөйләшәләр. Бүлмәгә кайткач, ир хатынына хыянәт итүен әйтә.
«Бу сүзләрдән соң мин чын мәгънәсендә телсез калдым: сулыш ала алмагандай булдым», – дип дәвам итә Эльмира. Ирем берничә минут эчендә безнең тормышны чәлпәрәмә китерде. Хыянәт итүне мин беркайчан да кичерә алмаячагымны ирем Фәрит белә иде», – ди Эльмира.
Эльмира, бәхәсләшеп тормыйча, әйберләрен җыя да тыныч кына иренә аерылышачагы турында хәбәр итә. Төн булуга карамастан, такси чакырып, өенә кайтып китә.
Фәрит соңрак өйгә кайта, үз әйберләрен җыя. Үзенә арендага фатир ала. Ир белән хатын сирәк кенә аралашалар. Ире гафу үтенә, ләкин Эльмира аны кичерә алмый.
«Өч ай депрессия»
Барлык кичерешләрдән Эльмира төшенкелеккә бирелә, 3 ай каты депрессиядә була. Ул өйдән чыкмый, ашамый, 10 килограммга ябыга. Аның янына дуслары килә, шулай ук аның янында 16 яшьлек кече улы була. Олы улы ул вакытта башка шәһәрдә яши. Улы булмаса, моның күпме дәвам итәчәге билгесез булыр иде.
«Кечесе мине һәрьяклап хуплады, бервакыт ул миңа, ныклы тавыш белән: «Әни, галәм җимерелмәде, синең абый белән мин бар, яраткан эшең бар, син һичшиксез яшәргә тиешсең», – диде.
Бу сүзләрдән соң 48 яшьлек хатын әкренләп тормышка кайта башлый, психологка йөри. Ә инде яз көне дуслары белән кешеләр арасына чыга башлый, курсларга йөри, интеллектуаль уеннарда катнаша.
«Миңа бу чаралар ошады: баштан начар уйлар китсен өчен дә әйбәт булды, яңа дуслар да барлыкка килде. Бервакыт бер ир-атның күз карашларын сизә башладым. Ләкин миндә аның кайгысы юк иде», – ди ул.
«Шуңа да карамастан, яңа танышым яхшы кавалер булып чыкты. Аның белән бергә йөрү күңелне күтәрә башлады. Мин шифаханәдә багучы әйткән сүзләрне искә төшердем. Алар рас килде, – дип елмайды Эльмира. – Кәрим интеллигент, акыллы, мине ярты сүздән аңлый. Ул – чын ир-ат, зур хәрефләр белән. Безнең аның һәм улларым белән уртак кызыксынуларыбыз да күп – без бер үк фильмнар, бер үк төрле музыка яратабыз. Кызганыч, элекке ир белән андый уртаклык булмады. Хәтта безнең Кәрим белән дусларыбыз да тиз дуслашты».
«Язмышыма ышандым»
Кәрим – эшмәкәр, 6 ел элек аерылышкан һәм яшүсмер улын тәрбияли. Аның сүзләренчә, Эльмира белән очрашканчы, яңа гаилә кору өчен дип, хатын-кызлар белән танышмаган.
Кәрим белән танышкач, мин башта: «Миңа ул ник кирәк? Миңа берүземә дә рәхәт», – дип уйладым. Ләкин ул үзсүзле иде. «Синең кебек хатынны мин бик озак эзләдем!» – диде. Шулай итеп мин язмыш мине матур кешеләр белән бәйли икәнен аңладым. Һәм язмышыма ышандым.
2 айдан соң Кәрим Эльмираны туганнары белән таныштыра. Алар никах укыталар. Кече улы мәктәпне тәмамлый һәм Казанга укырга китә. Әнисенең яңа ирен кече улы хуплый. Ә олы улы башта аны кабул итми, үпкәли, әмма вакыт үткәч, алар да дуслашалар.
«Әни каршы иде»
Элек ир белән хатын булган Вәлиевлар фатирларын сатмый, бүлешми. Ул буш тора, Чаллыга килгәч, уллары монда туктала. Элекке ире һаман да арендага алган фатирда яши, өйләнмәгән, улларына һәрьяклап ярдәм итә. Эльмира үзенең яраткан көмеш балдагын рәхәтләнеп кия, ул – әнисе турында истәлек, аны саклау. Әнисе һәрвакыт кызының Фәрит белән никахына каршы була, чөнки аның хисләренең эчкерсезлегенә ышанмый.
«Мин сөйләгәннәрдә мистик бернәрсә дә юк, – дип саный Эльмира. – Бу тормышта мөнәсәбәтләрне икең өчен дә уңайлы булганчыга кадәр сакларга кирәк. Әгәр юк икән, бер-береңә рәхмәт әйтергә һәм саубуллашырга кирәк. Беркемне дә, көчләп, үз яныңда тотарга кирәкми».
Эльмира элеккеге иренең ни өчен үзенә хыянәт итүен әйтүен болай аңлата:
Минемчә, мәхәббәт белдерүемә җавап итеп, аңарда көчле гаеп хисе уянган, – дип саный Эльмира Вәлиева. – Ә инде миңа сөйләгәч, аңа, күрәсең, җиңелрәк булган».
1 ел үткәч, Эльмира Кәрим белән шул ук багучы янына бүләк күтәреп бара, аңа рәхмәт әйтә.
«Депрессия вакытында мин багучының мәхәббәт һәм яңа никахта бәхетле булачагым турында әйткән сүзләрен күп тапкырлар искә төшердем. Бу миңа көч бирде», – ди Эльмира.