Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел ялларында саклык чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре

Бәйрәм ялларын матур һәм күңелле хатирәләр белән генә истә калдырыйм дисәгез, кайбер саклык чаралары һәм кагыйдәләрне үтәү кирәк.

news_top_970_100
Яңа ел ялларында саклык чаралары, куркынычсызлык кагыйдәләре

Гражданнарның милек һәм торак иминлеге

Күпләр Яңа ел бәйрәмнәрендә озак вакытка өйләреннән китә. Бу хәл гражданнарның милке һәм торакларына карата хокукый булмаган гамәлләр куркынычын тудыра. Әгәр озак сәяхәткә җыенасыз икән, күршеләрегезгә мөрәҗәгать итәргә кыенсынмагыз, фатирыгызга күз-колак булып торуларын үтенегез. Саранланмагыз, ишеккә ныклы йозак элегез.

Сүз уңаеннан, фатир басучыларны иң элек евротәрәзәләр җәлеп итә. Әгәр фатирыгызда евротәрәзә икән, торагыгызны саклау турында аеруча нык кайгырту зарур. Мөлкәтегезне таламасыннар, дисәгез, мөмкин булса, фатирыгызны үзәкләштерелгән сак пультына тоташтыруны сорап, полиция участок вәкиленә мөрәҗәгать итегез.

Гражданнарның сәламәтлек куркынычсызлыгы

Халык аз урыннарда ялгыз йөрмәгез.

Парк, буш торучы машина кую урыннары, спорт мәйданчыклары һәм аулак урыннар аша юл кыскартмагыз. Кичләрен йөргәндә, җанлы һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз.

Провокациягә котыртучы кешеләр белән күңелсез хәлгә тарудан сакланыгыз, җавап бирмәгез һәм коткыга бирешмәгез.

Әгәр дә талау максатыннан һөҗүм итсәләр, булдыра алганча көчлерәк итеп кычкырырга тырышыгыз.

Балалар иминлеге

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре, каникуллар – балалар һәм олылар өчен искиткеч рәхәт вакыт. Бу чорда, гадәттә, балалар күп вакытларын зурлар күзәтүеннән башка үткәрәләр. Балаларны куркыныч хәлләр турында алдан кисәтү — ата-ананың бурычы.

Балаларга яхшылап аңлатыгыз: ниндидер әйбер яки акча биреп җибәрүне сорап, өегезгә сезнең исемнән берәү дә килә алмый, берәүне дә төн кунарга кертергә ярамый һ.б. Нинди генә хәл килеп чыкса да, үзләрен хат ташучы, табиб, полиция вәкиле, сантехник, электрик, әти-әнисенең танышлары дип танытучыларга, гәрчә алар үтенеп сораса һәм үгетләсәләр дә, ишек ачарга ярамый.

Биш «юк»ны балаларыгызга сеңдерегез:

* таныш булмаган кешеләргә ишек ачма;

* ничек кенә үгетләсәләр дә, кызыктырсалар да, таныш булмаган кешеләр белән беркая да барма;

* таныш булмаган кешеләргә машинага утырма;

• караңгы төшкәч, урамда уйнама;

* таныш булмаган кешеләр белән лифтка, подъездга кермә.

Чит-ят кеше ул – бала үзе белмәгән кеше. Шуны аңлату бик мөһим.

Чит кеше аңа үз исеме белән дәшәргә дә мөмкин, әнисе үтенече белән килүен әйтергә, мультфильмнар карарга яки «конфет бирәм» дип чакырырга мөмкин. Әмма әгәр ул таныш түгел икән, бала аның бар тәкъдимнәреннән дә баш тартырга, куркыныч булган очракта: «Мин аны белмим!» – дип кычкырырга тиеш.

Ата-ана баласына беркайчан да, бернинди шартларда да аның артыннан мәктәпкә, өенә яки ишегалдына таныш булмаган кеше җибәрмәячәген аңлатырга тиеш. Әгәр андый кеше килә икән, үзен кем дип кенә атаса да, балага шунда ук халык күп булган урынга йөгерергә, әти-әнисенә шалтыратырга яки полиция вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Яшүсмерләр түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

• өйдән чыгып киткәндә, кая баруларын һәм, кирәк булган очракта, алар белән ничек элемтәгә кереп булганлыгын һәрчак әйтеп китсеннәр,

* очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан кача торган булсыннар,

* кайчан кайтасыларын шалтыратып хәбәр итсеннәр.

Балагызның кем белән аралашуына һәм кайларда йөрүенә игътибарлы булыгыз.

Балагыз шикле әдәбият һәм видео продуктлар кулланмыймы – игътибар итегез. Аның Интернетта аралашуын чикләгез һәм контрольдә тотыгыз.

Балаларга пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез, бозга үзләрен генә җибәрмәгез, кичке һәм төнге вакытларда урамда ялгыз калдырмагыз.

Урамга чыккан саен, баланың юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген исенә төшерегез:

* машиналар йөри торган урыннарда бары тик светофорның яшел төсенә, җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга ярый. Ә андый мөмкинлек булмаган юл чатларында – барлык автомобильләр туктап, җәяүлеләрне үткәрүенә ышангач кына, тротуар һәм юл чите сызыгы буенча гына чыгарга;

* күрүне чикли торган әйберләр (парковкадагы машина, кар көртләре, куаклар һ.б.) артыннан автомобиль юлына чыкмаска;

* юл янында уйнамаска һәм машина юлына кадәр җитүче тауларда шумаска;

* җәмәгать транспорты баскычына ябышып йөрмәскә;

* җәмәгать транспортыннан чыкканда, аны алдан да, арттан да әйләнеп чыкмаска, ә китеп баруын көтәргә һәм шуннан соң гына машина юлын чыгарга;

*үзең белән яктылык кайтаргыч элементлары булган әйберләр йөртергә кирәк.

Юлларда иминлек

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү мөмкинлекләрен реаль бәяләгез, бигрәк тә һава торышы кискен үзгәрә торган вакытларда. Юеш кар һәм аның астындагы боз, хәтта ул заманча чит ил машинасы булса да, автомобиль белән идарә итүне берничә тапкыр катлауландыра. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда бик нык игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешын эләктерергә, шулай ук, балаларны фәкать махсус кресло-җайланмада гына йөртергә икәнен онытмагыз.

Баланы хәтта 5 минутка да, йоклаган чагы булып, уятырга кызгансагыз да, машинада беркайчан да ялгызын калдырмагыз.

Машинадан чыкканда, каракларны кызыктырырлык әйберләрне алып куярга онытмагыз.

Хөрмәтле җәяүлеләр! Светофорның яшел уты янса да, юлны чыгар алдыннан барлык машиналарның туктаганлыгына һәм сезне үткәрүенә тагын бер тапкыр күз салыгыз. Юл хәрәкәте көйләнми торган чат аша чыкканда, капюшоннарны һәм күзәтүне чикләүче башка әйберләрне алып ташлагыз, колакчыннарда тавышны киметегез, юлдагы вазгыятьне фаразлагыз. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланыгыз!

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булсагыз, шулай ук кемнеңдер законлы эш итүендә шик туса, якындагы полиция бүлекчәсенә яки 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша мөрәҗәгать итегез. Шулай итеп, сез куркыныч хәлләрне булдырмый кала һәм сез яшәгән районда җинаятьчелек үсешен киметергә ярдәм итә аласыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100