Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел ялларында өйдә ятуның нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
Яңа ел ялларында өйдә ятуның нинди куркынычы бар?
"Татар-информ" архивы

Чаллыда спорт медицинасы табибы Раушания Ночевкина сүзләренчә, телевизор каршында пассив ял итү депрессия китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза. Табиб сайт сорауларына җавап биргән.

Күпләр ел дәвамында эштә арый, Яңа ел бәйрәмнәренә стресста, сыгылган лимон сыман арыган халәттә килә. Ятып кына торасы килә. Моның начарлыгы нәрсәдә?

Кызганычка, телевизор каршында пассив ял итү, хәмер эчсәң бигрәк тә, депрессия үсешенә китерә. Кеше ел дәвамында стресс кичерсә, болай яту аеруча куркыныч. Алкоголь проблеманы хәл итми, аны тирәнәйтә генә. Бик үк файдалы булмаган ризыкларны озак вакыт дәвамында ашау, артык ашау да ашказаны-эчәклек трактына, бавырга һәм ашказаны асты бизенә начар йогынты ясый.

Яңа ел яллары өстәлендә деликатеслар күп булса, нишләргә? Аларны ашамый булмый бит?

Идеаль очрак – ел дәвамында файдалы гадәтләр булдыру, ул чакта зыянлы деликатесларны ашыйсы да килмәс. Алкоголь эчүдән баш тартырга, һич югы бер бокал сыйфатлы шампан шәрабе эчеп куярга була. Майонез, кондитер ризыклары, артык кыздырылган, майлы ризыкны кулланмагыз. Менюга яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк кертегез.

Бөтен кеше, буш вакытны урамда уздырырга кирәк, ди. Тик хәзер ОРВИ эпидемиясе бит? Нишләргә соң?

Хәрәкәтләнү активлыгы файдага гына була. Саф һава организмга уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Иң мөһиме – аяк киме уңайлы, өс киеме җылы булсын. Тимераякта, чаңгыда шуыгыз, мускуллар ныгыр, кан әйләнеше яхшырыр, нерв системасына файдалы булыр.

Сәламәт тормыш алып баручылар Яңа ел каникулында да бер көн калдырмый тренировкага йөри, бу дөресме?

Артыгын кыланмау хәерле. Бәйрәм табыны һәм алкоголь кулланган килеш, көн саен авыр тренировка файдага булмас. Артык ашаганнан соң спорт күнегүләре – бавырга, йөрәккә, кан тамырларына суга. Организм этанол молекулаларын эшкәртергә, токсиннардан чистарынырга тырыша. Интенсив тренировка вакытында алардан котылу түгел, киресенчә, күзәнәкләрдә туплану барлыкка килә, матдәләр алмашы бозыла. Тренировканы акрынлап башларга кирәк. Иң яхшы вариант – иртән зарядка ясау.

Кайберәүләр Яңа ел каникулыннан соң арыганлык хисе тоя.

Моны булдырмас өчен вакытны файдалы итеп үткәрергә, туклану рационын дөрес корырга кирәк. Кеше ел дәвамында файдалы гадәтләргә өйрәнсә, бәйрәмдә вакытын яраткан шөгыленә, иҗатка, спортка бирә. Каникул физик һәм рухи сәламәтлекне ныгыта торган вакыт булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100